Ышанам ки, эшкуарлар белән, "Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү" проектындагы кебек, әңгәмә режимында аралашу форматы уңай нәтиҗәләр бирәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов "Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү" проекты кысаларындагы кече һәм урта бизнес вәкилләре белән очрашуында белдерде.
Эшкуарлар белән очрашу “Корстон” кунакханә комплексында узды.
Очрашуда катнашучы Татарстан Республикасы эшкуарлыгы вәкилләрен сәламләп Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, аралашу формасы ачыкланды, һәм аны дәвам итәргә кирәк, чөнки “мондый очрашуларның файдасы бар”. Шул ук вакытта Рөстәм Миңнеханов күбесенең әлеге очрашуларга өметләре зур булуын белдерде. Аның сүзләренчә, “җитәкчегә сорау бирдең дә, шуның белән мәсьәлә хәл ителде” дигән сүз түгел әле бу – тиешле эшне алып бару кирәк, ә кайбер мәсьәләләр федераль дәрәҗәдә карарлар таләп итә.
Рөстәм Миңнеханов эшкуарларны чиновникларның да алар кебек үк кешеләр булуын онытмаска өндәде. «Чиновниклар – шундый ук кешеләр, - диде ул. – Бүген мин биредә сәхнәдә утырам, ләкин сезнең белән залда да утыра ала идем. Үзегезне минем урынга куеп карагыз – сез нишләр идегез?”.
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы кече һәм урта бизнес вәкилләре белән очрашу барышында хәбәр иткәнчә, эшкуарлар инициативаларын белдерә алырлык мәйданчык булырга тиеш. “Татарстан Республикасы Президенты каршында Эшкуарлык советы булдыру турындагы фикерегезне мин хуплыйм, - дип әйтте ул. – Аның форматын билгеләргә кирәк. Һәм ротация системасын билгеләргә – Советта “якындагылар” гына түгел, ә төрле территоряләрдән төрле бизнесменнар булуын тәэмин итәргә кирәк”.
“Минем кат-кат әйткәнем бар: син чинговник булдың икән, республика дәрәҗәсендәгеме, муниципаль дәрәҗәдәме – теләсә нинди тәнкыйтьне кабул итәргә тиешсең. Без тыңларга тиеш. Һәм без карарлар кабул итәргә тиеш”, - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов очрашуда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.