Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында (Казан) Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть» ҖАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Утырышта «Татнефть» ҖАҖнең 2015 елның җиде аендагы эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм агымдагы елның сентябрь аена бюджеты расланды, компаниянең беренче ярты елдагы финанс-хуҗалык эшчәнлегенә йомгак ясалды.
Хисап чорында компания ятмаларында 13,11 млн. тонн нефть чыгарылды, бу былтыргы шул ук чордан 1%ка артык.
Юлдаш нефть газын чыгару 437 млн. куб. метр тәшкил итте, былтыргы шул ук чордан 0,3% процентка артык.
169 яңа скважина эксплуатациягә тапшырылды. Нефть чыгару 139 мең тонна тәшкил итте.
Ашалчы аеруча үзле нефть ятмаларында беренче яртыеллыкта 167 мең тонна нефть чыгарылды. Эшкәртә башлаганнан бирле ятмада 729 мең тонна аеруча үзле нефть чыгарылган.
Төяп җибәрегән продукция күләме брутто-табышта 306,7 млрд. сум. Табыш-нетто (НДСтан, экспорт пошлинасыннан һәм акцизлардан башка) 239,1 млрд. сум тәшкил итте.
Финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча 50,8 млрд. сум чиста табыш алынды.
Утырышта хезмәтне саклау торышы һәм сәнәгать иминлеге, аларны яхшырту чаралары турында мәгълүмат тыңланды. «Татнефть» компаниясендә җитештерү иминлеге системасы регламентланган закон актларыннан һәм норматив документлар комплексыннан гыйбарәт, алар үзара социаль-икътисадый һәм техник чаралар белән бәйләнгән, җитештерүдә имин хезмәт шартлары тудыруга юнәлгән. Соңгы өч елда структур бүлекчәләрдә аварияләр, янгыннар һәм үлем очраклары булмаган, травматизм соңгы ун елда өч мәртәбәгә кимегән. «Татнефть» ҖАҖ Директорлар советы утырышында компания эшчәнлегенең башка мәсьәләләре дә каралды.