Ышанам ки, көчләрне берләштереп, без социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның нәтиҗәле эш итүе өчен кирәкле шарталар булдыра алабыз. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов III Республика социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар (КБО) форумының пленар утырышында белдерде Чара “Корстон” кунакханә комплексында узды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары Александр Терентьев, ТР Иҗтимагый палата рәисе Анатолий Фомин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җтиәкчеләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары һәм башкалар катнашты.
Холларның берсендә социаль юнәлешле КБОларының иң әйбәт социаль практикалары күргәзмәсе оештырылган иде. Рөстәм Миңнеханов экспозиция белән танышты һәм проектлар авторлары белән сөйләште. Башкалар арасында “Президент белән бергә” итҗтимагый оешмасы тәкъдимнәре дә яңгырады.
Форумда катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, бүген җәмгыятьнең актив катнашуыннан башка сәламәтлек саклау, мәгариф, хокук саклау эшчәнлеге, хокукый тәрбия, социаль ярдәм, хәйриячелек һәм мәдәният кебек өлкәләрне күз алдына китереп булмый. Татарстан активистларының күбесе – эшлекле, инициатив кешеләр, аларның ачык гражданлык карашлары бар. Ул Татарстанның иҗтимагый тормышында катнашучыларның барысына да республика һәм гражданнар мәнфәгатьләрен яклауда эшләгән яхшылыклары, республика чәчәк атуына керткән өлешләре өчен ихтирамын белдерде. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, дәүләт һәм гражданлык җәмгыяте арасында партнерлык мөнәсәбәтләре үзара ихтыяҗга һәм бер-берсенең социаль миссияләрен тануга нигезләнә. Социаль юнәлешле КБОларга ресурс үзәген Казанда ачу уңай каршы алынды, дип билгеләде ул. Рөстәм Миңнеханов әлеге алымны республиканың башка шәһәрләренә дә кабул итәргә өндәде.
ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы сүзләренчә, КБОларга дәүләт ярдәмен ага таба да камилләштерергә кирәк. Ул республика хөкүмәтенә коммерциячел булмаган оешмаларга грантлар күләмен ел саен 10 млн. сум күләмендә бирүне карарга йөкләде. «Моннна тыш, КБОларга җитди ярдәм – муниципаль программалар. Башка районнарга яхшы үрнәк – Түбән Кама һәм Алабуга тәҗрибәләре, анда бүген мондый программалар уңышлы гамәлгә ашырыла. Ышанам ки, дәүләт һәм муниципалитетлар, предприятиеләр һәм оешмалар, гражданлык җәмгыяте институтлары көчләрен берләштереп, без социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның нәтиҗәле эш итүе өчен кирәкле шарталар булдыра алабыз», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Ул искәрткәнчә, Татарстан Иҗтимагый палатасына якын арада 10 ел тула. Бу елларда ул иҗтимагый хәрәкәтнең танылган үзәгенә әйләнде, иҗтимагый мөнәсәбәтләр системасында регионнар арасында һәм федерациядә аның дәрәҗәсе артты, дип ассызыклады ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы. Ул билгеләгәнчә, республикада бөтен мөһим карарлар Иҗтимагый палата фикерләрен исәптә тотып кабул ителә. Дәүләт алга таба да аның статусын ныгытачак, дип ышандырды Рөстәм Миңнеханов. «Шуңа бәйле рәвештә республика Дәүләт Советына Иҗтимагый палатага аның карамагындагы мәсьәләләр буенча закон чыгару инициативасы хокукын бирүне тәкъдим итәм. Мондый карар дәүләт һәм гражданлык җәмгыяте арасында мөнәсәбәтләрне яңа дәрәҗәгә чыгара. Палатаның Дәүләт Советы белән багланышларын үстерү буенча өстәмә чаралар җәлеп итү зарури. Республика парламентының сессияләрендә Иҗтимагый палатаның ел саен доклад белән чыгыш ясау практикасын кертү дөрес була», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Шулай ук ул аның әгъзалары вәкаләтләрен рәттән ике срок белән чикләү буенча Иҗтимагый палата тәкъдимен хуплады. Әлеге чара бу вәкаләтле орган составның һәм эшчәнлеге эчтәлегенең даими яңарып торуын тәэмин итүче тагын бер механизмы булачак, дип саный Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.
«Иҗтимагый палата вәкаләтләре киңәю министрлык һәм ведомстволарда, муниципаль берәмлекләрдә иҗтимагый советлар статусы ныгуы белән бергә барырга тиеш дигән фикерне тулысынча хуплыйм. Моңа бәйле рәвештә ведомстволардагы иҗтимагый советлар рәисләрен тиешле дәүләт органнары коллегияләре составына кертүне файдалы дип саныйм», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Ул шулай ук иҗтимагый советлар составында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең эллекеге җитәкче һәм җаваплы хезмәткәрләре санын чикләү тәкъдимен дә хуплады. «Чиновниклар саны, эллекегеләр булса да, иҗтимагый советларда артык булырга тиеш түгел», - дип әйтте ул.
Аерым Рөстәм Миңнеханов массакүләм матбугат чаралары эшенә тукталды. Аның фикеренчә, басма һәм электрон матбугат чаралары социаль юнәлешле КБО мөмкинлекләрен ачуга кирәк хәтле игътибар бирмиләр. Ләкин күп кенә иҗтимагый оешмалар да мәгълүмат мәйданында үзләрен кыюсыз тоталар, дип билгеләде Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.
Ул КБО эшчәнлеген иң яхшы яктыртуга республика конкурсын оештырырга йөкләде. «Бу иҗтимагый оешмалар һәм массакүләм матбугат чаралары хезмәттәшлеген ныгытуга өстәмә стимул булачак. Ышанам ки, активистлар казанышларын күрсәтү җәмгыять үсешенә бик мөһим», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Чыгышын йомгаклап ул өстәп әйткәнчә, форумның резолюциясе проектында һәм катнашучылар чыгышларында әһәмиятле тәкъдимнәр бар, аларны карарга кирәк. Ул форумда катнашучыларның барысына да уңышлар, үҗәтлек һәм хезмәт сөючәнлек теләде. Шуннан гражданлык җәмгыяте институтлары үсешенә керткән өлешләре өчен Татарстан Республикасы Президенты премиясенең беренче лауреатларына мактау знагы һәм дипломнар тапшыру тантанасы узды.