Рөстәм Миңнеханов: "Татарстан нефть-газ форумының югары дәрәҗәсен саклау мөһим"

2015 елның 26 августы, чәршәмбе

Татарстан нефть-газ форумын тантаналы ачу 2 сентябрь көнне "Казан ярминкәсе" күргәзмә комлпексы территориясендә уздырыла. Форумда катнашучыларның гомуми саны - 1,6 мең кеше. Бу хакта бүген "Татнефтехиминвест-холдинг" ҖЧҖ директорлар советы утырышында "Казан ярминкәсе" ААҖ генераль директоры Лев Семенов хәбәр итте. 

Утырышны ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы, "Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ директорлар советы рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. 

Лев Семенов сөйләгәнчә, гадәттәгечә форум кысаларында тармаклар буенча өч күргәзмә эшлиячәк: "Нефть, газ, нефть химиясе", "XXI экотехнологияләре һәм җиһазлары", "GEO-Казан: Геологик эзләнү, геодезия, картография". 

Барлыгы форумда Россиянең 40 шәһәреннән һәм 22 илдән 201 предприятие катнашачак, шул исәптән Татарстаннан 50 компания. Экспозициянең 50 процентын Россия җитештерүчеләре күргәзмәләре тәшкил итәчәк. 

Лев Семенов сүзләренчә, форум кысаларында беренче мәртәбә "Интерпластика Казан" күргәзмәсе оештырыла. "Әлеге чара Татарстан һәм Идел буенда пластик һәм каучук индустриясе өчен", - дип аңлатты ул. 

Чара кысаларында 2 сентябрь көнне дөньяда иң эре күргәзмә концерны - "Мессе Дюссельдорф" вәкилләре килү көтелә. "Мессе Дюссельдорф" һәм Татарстан хезмәттәшлегенең алга таба мөмкинлекләре - 2016 елда Дюссельдорфтагы халыкара күргәзмәдә республика экспозициясен оештыру һәм республика мөмкинлекләрен компанияләргә тәкъдир итү турында сөйләшүләр үткәрү планлаштырыла. 

Форумда шулай ук "Гунда" Харбин корпорациясе делегациясе килү дә көтелә. 

"Ул Кытайның экспорта юнәлдерелгән иң эре өч корпорациянең берсе дип танылган. Компаниянең гомуми кереме 30 млрд. юань дип исәпләнә. Аның инвестицияләре катнашында Харбин халыкара күргәзмә һәм спорт үзәге төзелгән. Корпорация Kazan Expo яңа халыкара күргәзмә үзәгенең инфраструктур проектларына инвестицияләр кертергә тели", - диде "Казан ярминкәсе" ААҖ гендиректоры. 

Быел форум эшендә федераль хакимият органнары, Россия төбәкләре һәм якын чит илләр: Беларусь, Казахстан, Әзәрбайҗан, һәм Төрекмәнстан делегацияләре катнашачак. Россиянең эре нефть компаняләре вәкилләре катнашачак: "Лукойл", "Газпром", "Газпром нефть", "Роснефть", "Сибур Холдинг" һәм башкалар. 

ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы, үз чиратында, Татарстан нефть-газ форумын югары дәрәҗәдә оештыруны йөкләде. Ул шулай ук үзе дә катнашачагы турында хәбәр ите. 

"Безгә әлеге форумны югары дәрәҗәсен саклап калу мөһим. Аны оештыру буенча бөтенесен дә тәэмин итүегезне сорыйм. Аның эчтәлегенә игътибар итәргә кирәк: "түгәрәк өстәлләр" һәм очрашулар мәгълүмат ягынна файдалы булырга тиеш", - дип йомгаклады ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International