Рөстәм Миңнеханов Казандагы Сабантуйда төп кунак булды

2015 елның 1 августы, шимбә

Бүген Казанның Каенлыгында татар милли бәйрәме Сабантуй тантаналы төстә узды. Бәйрәмнең мәртәбәле кунаклары - Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ФИНА башкарма директоры Корнел Маркулеску, Кырым Республикасы башлыгы Сергей Аксёнов, Казан мэры Илсур Метшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре.

Искәртәбез, аңарчы Рөстәм Миңнеханов Спортчылар авылында булган иде, ул анда 2015 елгы Су спорт төрләре дөнья чемпионатында катнашучылар белән эшлекле иртәнге ашта катнашты. Әңгәмә барышында атлетлар Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы белән үзләренең Чемпионаттан алган тәэсирләрен уртаклаштылар, шулай ук су мундиалендә ирешкән казанышлары турында сөйләделәр. Рөстәм Миңнеханов спортчыларга очрашу өчен рәхмәт белдерде һәм аларга уңышлар һәм җиңүләр теләде.

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы шуннан соң Сабантуйның төп мәйданына килде. Су спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионатында катнашучы күп санлы кунакларны матур һәм күңелле итеп каршы алдылар.

Үзәк мәйданчыкта республика муниципаль районнары авыл ишегалларын корганнар иде. Рөстәм Миңнеханов һәм башка кунаклар Кукмара, Буа, Теләче, Мамадыш районнарының милли хуҗалыкларын карады. Лаеш районы үз мәйданчыгын Дөнья чемпионатына туры китереп бизәгән иде: фонтанлы бик зур бассейнда балыклар йөзә, шулай ук суга сикерүләр өчен үзенчәлекле трамплиннар да куелган иде. Рөстәм Миңнеханов су тематикасын уңай бәяләде, шуннан соң «городки» уенында көч сынап карады.

Бәйрәмне танатанлы ачу вакытында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Сабантуй анда күп санлы чит ил кунаклары катнаша алсын өчен махсус рәвештә августның беренче көненә күчерелде. Чөнки россиялеләр, шулай ук татарстанлылар өчен кунак – иң кадерле кеше, диде ул, шуңа күрә бөтен дөнья безнең кунакчыллыкны күреп китсен, дидек. Ул ассызыклаганча, бүген Татарстанда 170ләп милләт вәкиле һәм төрле диннәр тотучылар дус һәм тату яши. «Бүгенгедәй күркәм кунакларны киләчәктә дә кабул итү өчен тагын да алга барырбыз дип өметләнәм. Барыгызны да бу гүзәл бәйрәм белән котлыйм», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Казан мэры Илсур Метшин бәйрәм кунакларын өч телдә сәламләде: рус, татар һәм инглиз телләрендә.

ФИНА башкарма директоры Корнел Маркулеску үз чиратында Рөстәм Миңнехановка һәм республика халкына Дөнья чемпионатын бик яхшы уздырган өчен рәхмәт белдерде. Барлык 189 илкүләм йөзү федерациясе вәкилләре дә Сабантуйда рәхәтләнеп ял итәрләр, дип ышанып әйтте.

Мәртәбәле кунаклардан соң төп сәхнәгә Татарстан эстрадасы артистлары чыкты.

Быел Сабантуйдагы төп бүләк – тәкә һәм автомобиль өчен 200 батыр көрәшәчәк. «Балалар Сабантуе» кысаларында бәләкәчләрне аттракционнар һәм сәнгать мастер-класслары көтә. Монан тыш, бәйрәм кунаклары өчен тематик мәйданчыклар эшләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International