Татарстан Республикасында 2015 ел башыннан төзелеш объектларында 31 бәхетсезлек очрагы булган, шул исәптән, 21 - авыр җәрәхәтләнүгә, ә 10сы үлемгә китергән.
Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе белән Дәүләт хезмәт инспекциясе 2015 ел башыннан 702 тикшерү үткәргән. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 14,2 млн. сумлык 430 карар чыгарылган. 7,2 млн. сумлык штраф алынган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Республиканың барлык муниципаль берәмлекләре белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, 2015 елның 31 июленә караган мәгълүматлар буенча республикада 1 млн. 255,9 мең кв. метр торак сафка кертелгән, бу еллык планның 52,3 процентын тәшкил итә (яки узган елга караганда 87,2 %).
Социаль ипотека программасы буенча гомуми мәйданы 99,5 мең кв. метрлы 1 мең 678 фатирлы 69 йорт гамәлгә кертелгән. Узган ике атнада гомуми мәйданы 29 мең 245 кв. метрлы 475 фатирлы 16 объект файдалануга тапшырылган. Төзелә торган объектларның 55 югары дәрәҗәдә әзер, уртача дәрәҗәдә – 20 объект, түбән әзерлек дәрәҗәсендә – 4 объект.
2015 елда арендага торак төзү программасы кысаларында гомуми мәйданы 71 мең 399 кв метр тәшкил иткән 21 торак йорт төзелеше планлаштырылган. Бүгенгә гомуми мәйданы 21 мең 559 кв метрлы 5 йорт сафка кертелгән.
Республикада Бөек Ватан сугышында катнашкан 192 кеше өчен 47 йорт төзелеше дәвам итә. Хәзер 21 объект югары әзерлек дәрәҗәсендә, 24 объект – уртача әзерлек дәрәҗәсендә, 2 объект – түбән әзерлек дәрәҗәсендә.
Татарстан Республикасында мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре төзелеше программасы буенча вазгыять түбәндәгечә: 73 объектның 2 объектында стеналар өелә, 33 объектта түбә ябыла, 31 объектта – эчке төзелеш эшләре. Җиде объектта эш төгәлләнгән: Чаллыда – 2, Лаеш районында – 2, Буа, Югары Ослан һәм Питрәч районнарында – берәр объект.
Моннан тыш, мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрендә капиталь ремонт һәм реконструкция эшләре алып барыла. Шулай итеп, 9 объектта эшләр дәвам итә, 7 объектта эшләр төгәлләнгән.
Рөстәм Миңнеханов киңәшмә барышында билгеләп үткәнчә, бүген төзелеш сезонының һәр көнен файдалы үткәрү зарури.
ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин республика муниципаль районнарында универсаль спорт мәйданчыклары төзелеш программасын гамәлгә ашыру турында хәбәр итте. 31 июль көненә мәгълүматларга караганда 9 объектта (Алексеевск, Әлки, Кайбыч, Менделеевск, Питрәч районнарында – 1 әр, Алабуга һәм Кама Тамагында – 2 шәр) нигез салу эшләренә әзерлек бара.
23 муниципаль районда 71 объектта спорт мәйданчыкларына резина валчыклары яки үлән җәю һәм монтажлау эшләре бара. Моннан тыш, 2 районда 5 объектта киртә һәм яктырткыч баганаларны монтажлау эшләре бара. 26 муниципаль берәмлекнең 77 объектында эшләр төгәлләнгән.
1 августта тулысынча һәм вакытында программалар кысаларында 17 районда (Актаныш, Апас, Балтач, Бөгелмә, Буа, Югары Ослан, Биектау, Чүпрәле, Лениногорск, Мамадыш, Мөслим, Нурлат, Сарман, Спас, Чистай, Яңа Чишмә һәм Лаеш) объектларда эшләр тәмамланган.
Рөстәм Миңнеханов муниципаль районнар башлыкларыннан универсаль спорт мәйданнары төзелешенә җитди игътибар итәргә өндәде һәм әлеге объектларның билгеләнгән вакытта тапшырылуына.
Ирек Фәйзуллин шулай ук 2016 елга программаларның әзерлек дәрәҗәсе турында хәбәр итте. Хәзерге вакытта тармак министрлыклары киләсе ел программалары буенча объектлар исемлеген әзерләү эшләрен дәвам итәләр, диде ул, 2016 елда гамәлгә ашыруга 35 программа әзерләнә.