Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Финанс министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Максатлар һәм бурычлар
Җитәкчелек
Структура
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Казначылык департаменты
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы тарихы
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы каршындагы Иҗтимагый Совет
Эшчәнлек
Элемтәләр
Өстенлекле проектлар
Бюджет
Ачык бюджет
Бюджет реформасы
Бюджетара мөнәсәбәтләр
Аналитик-статистик материаллар
Хәбәр
Ситуацион үзәк
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы тору
Җәмәгатьчелек катнашуы
Социаль эшмәкәрләргә һәм СО НКОга ярдәм
Документлар
Министрлыкның эчке документлары
Министрлык эшчәнлеген тәртипкә сала торган документлар
Ведомство программалары
Бюджет һәм салым өлкәсендә Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы әзерләгән Татарстан Республикасы норматив акт проектлары
Россия Федерациясенең норматив-хокукый актлары
Җайга салуга тәэсир итүне бәяләү
Исәп һәм хисап
Персональ мәълүматны эшкәртү
Үзәкләштерелгән бюджет исәбен алу һәм хисаплылык
Матбугат хезмәте
Фото
Җитәкчелек чыгышлары
Пресс-релизлар
Промо-материаллар
Аккредитацияле журналистлар
Контактлар
Халык мөрәҗәгатьләре өчен
Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен “Кайнар линия”
Интернет кабул итү бүлмәсе
Мөрәҗәгать итү тәртибе һәм кабул итү сәгатьләре
Гомум Россия халыкны кабул итү көне
Законнар
Халык мөрәҗәгатьләрен карау турында хисап
"Уңайлы мохит" программасы
Түләүсез юридик ярдәм
Еш бирелүче сораулар
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы
Татарстанда кече һәм урта бизнес вәкилләрен мәгълүмат белән тәэмин итүдә яңа портал эшли башлады
2015 елның 4 августы, сишәмбе
Кече һәм урта бизнес вәкилләрен мәгълүмат белән тәэмин итүдә яңа портал эшли башлады. Анда теркәлү һәм портал хезмәтләреннән файдалану — бушлай.
Яңа электрон ресурс бүген ТР Министрлар Кабинетында журналистларга презентацияләнде. Анда ТР икътисад министры Артем Здунов, “ТРның дәүләт заказы, инвестицион эшчәнлек һәм төбәкара элемтәләр буенча агентлык” дәүләт унитар предприятиесе директоры Яков Геллер катнашты.
Артем Здунов сүзләренчә, әлеге портал эшмәкәрләргә үз товарларын сатуга чыгарырга һәм төрле төбәкләрдә нинди продукциягә ихтыяҗ булуын белергә ярдәм итәчәк.
Әлегә порталның каралама варианты гына эшли. Әмма Яков Геллер вәгъдә биргәнчә, сайтның дизайны якын арада тулысынча эшләп бетереләчәк һәм ул тулы көченә эшли башлаячак. Шулай ук порталны кирәкле документлар белән тулыландыру да күздә тотыла. “Без мәгълүмат шлюзы булдырырга теләдек. Моның өчен бары теркәлү узарга кирәк. Әгәр дә аннан файдаланучы электрон язылу узса, ул кеше сату-алу мәйданчыгында да катнаша ала. Резидент икән, ул чагында гади файдаланучы гына булып кала”, - дип аңлатма бирде ул. Порталның тагын бер уңай ягы бар — анда моңа кадәр эшләгән рәсми ресурслар берләштерелгән.
ТР Икътисад министрлыгы белән бергә эшләнелгән порталда әлеге министрлыкның мәгълүматларын да күрергә мөмкин. Порталда 15 кеше теркәлү узган инде.
Артем Здунов: “Эшмәкәрләргә, үз продукцияләрен Татарстаннан читкә чыгару мөмкинлеге тудыра торган бу беренче адым. Еш кына алар хәтта сәүдә мәйданчыкларында да катнаша алмый, чөнки аларны анда кертмиләр. Яңа эшли башлаган http://smb.tattis.ru порталы исә моңа ярдәм итәчәк”, - дип искәртте.
“Безнең министрлык һәм дәүләт заказлары буенча агентлык илдә иң яхшы сайтлар гына булдыра. Дәүләт заказы системасы Россиянең иң яхшы ресурсы исеменә ия булды. Федераль сәүдә мәйданы да шундый ук танылу алды. Бу сайтны да без иң яхшы итәргә телибез”, - диде Яков Геллер.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
28
апрель, 2026 ел
2026 елда Татарстан Республикасында «Земство укытучысы» программасын гамәлгә ашыру дәвам итә
Татарстан Республикасында авыл торак пунктларына, я эшчеләр поселокларына, я шәһәр тибындагы поселокларга, я 50 меңгә кадәр халкы булган шәһәрләргә эшкә килгән (күченгән) укытучыларга бер мәртәбә бирелә торган компенсация түләүләрен гамәлгә кую чараларын тормышка ашыру дәвам итә. Бер мәртәбә бирелә торган компенсация түләве күләме 1 млн.сум тәшкил итә.
27
апрель, 2026 ел
2026 елда «хроник вируслы гепатит C» диагнозы белән диспансер күзәтүендә булган затларны вируска каршы дару препаратлары белән амбулатор шартларда тәэмин итү турында
«Озын һәм актив тормыш» илкүләм проектының «С гепатитына каршы көрәш һәм әлеге авыруның таралу куркынычын киметү» федераль проекты кысаларында 2026 елда «хроник вируслы гепатиты C» диагнозы белән диспансер күзәтүендә булган затларны амбулатор шартларда вируска каршы дару препаратлары белән тәэмин итү чараларын гамәлгә ашыру дәвам итә.
Кече һәм урта бизнес 100 млрд сумга кадәр өстәмә финанслау ала алачак
Кече һәм урта бизнес Россия Банкының яңа чаралары хисабына эре банкларда Кече һәм урта эшмәкәрлек корпорациясенең "зонтиклы" поручительлекләренә якынча 100 млрд сум өстәмә заем финанславы алырга мөмкин. Бу хакта ТАССка корпорациядә хәбәр иткәннәр.
25
апрель, 2026 ел
Агымдагы елның 1 апреленә Татарстан Республикасының дәүләт бурычы күләме 98 021,92 млн. сум тәшкил итте
Агымдагы елның 1 апреленә Татарстан Республикасының дәүләт бурычы күләме 98 021,92 млн.сум тәшкил итте (шул исәптән федераль бюджет кредитлары буенча йөкләмәләр – 90 122,36 млн. сум һәм Татарстан Республикасының дәүләт гарантияләре буенча йөкләмәләр – 7 899,56 млн. сум).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз