Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Бразилиягә килде

2015 елның 10 августы, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Сан-Паулу шәһәренә (Бразилия) килде.

Төп максаты - WorldSkilis Генераль Ассамблеясе утырышында катнашу, аның кысаларында 2019 елда WorldSkilis Competition һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты узачак шәһәр игълан ителәчәк.

Искәртәбез, иртәгә, 2015 елның 11 августында, Сан-Паулу шәһәрендә WorldSkilis Competition 43 нче дөнья чемпионаты старт ала. Ярышларда 60 тан артык ил катнашачак. Россия җыелма командасы 30 компетенциядә җиңү өчен көрәшәчәк: балта остасы эше, график дизайн,эретеп ябыштыру технологияләре, робототехника һәм башкалар. РФ җыелма командасы составында Татарстаннан өч кеше.

Эш сәфәре кысларында шулай ук Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Россия делегациясе вәкилләре белән очрашырга, «Парк Аньемби» күргәзмә комплексын карарга һәм World Skills ярышларын уздыру урыннарын карарга ниятли.

Рөстәм Миңнехановны ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, ТР хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, Казан шәһәре администрациясе вәкилләре озата йөри.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International