Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Финанс министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Максатлар һәм бурычлар
Җитәкчелек
Структура
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Казначылык департаменты
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы тарихы
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы каршындагы Иҗтимагый Совет
Эшчәнлек
Элемтәләр
Өстенлекле проектлар
Бюджет
Ачык бюджет
Бюджет реформасы
Бюджетара мөнәсәбәтләр
Аналитик-статистик материаллар
Хәбәр
Ситуацион үзәк
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы тору
Җәмәгатьчелек катнашуы
Социаль эшмәкәрләргә һәм СО НКОга ярдәм
Документлар
Министрлыкның эчке документлары
Министрлык эшчәнлеген тәртипкә сала торган документлар
Ведомство программалары
Бюджет һәм салым өлкәсендә Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы әзерләгән Татарстан Республикасы норматив акт проектлары
Россия Федерациясенең норматив-хокукый актлары
Җайга салуга тәэсир итүне бәяләү
Исәп һәм хисап
Персональ мәълүматны эшкәртү
Үзәкләштерелгән бюджет исәбен алу һәм хисаплылык
Матбугат хезмәте
Фото
Җитәкчелек чыгышлары
Пресс-релизлар
Промо-материаллар
Аккредитацияле журналистлар
Контактлар
Халык мөрәҗәгатьләре өчен
Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен “Кайнар линия”
Интернет кабул итү бүлмәсе
Мөрәҗәгать итү тәртибе һәм кабул итү сәгатьләре
Гомум Россия халыкны кабул итү көне
Законнар
Халык мөрәҗәгатьләрен карау турында хисап
"Уңайлы мохит" программасы
Түләүсез юридик ярдәм
Еш бирелүче сораулар
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы
Илдар Халиков Кытай гражданнар инженер-төзелеш корпорациясе вәкилләре белән очрашты
2015 елның 13 августы, пәнҗешәмбе
Кытай гражданнар инженер-төзелеш корпорациясе (China Civil Enginееring Construction Corporation – ССЕСС) Татарстан Республикасы белән юллар төзелеше белән бәйле кайбер проектларны, шул исәптән "Европа - Көнбатыш Кытай" транспорт магистрале проектын гамәлгә кертүдә хезмәттәшлек итү теләге булуын белдерде.
Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиковның Кытай гражданлык инженер-төзелеш корпорациясе җитәкчелеге вәкилләре белән очрашуында сөйләшенде.
Илдар Халиков Кытай партнерлары тарафыннан Татарстан Республикасына игътибар һәм кызыксыну өчен рәхмәт белдерде. Ул шулай ук соңгы вакытта республикада Кытай компанияләре катнашында күп проектлар гамәлгә кертелә, дип билгеләде. Аерым алганда, бу "Мастер" Кама индустриаль паркы мәйданчыгында Кытайның суыткыч җиһазлары һәм көнкүреш техникасы җитештерү буенча “Хайер” (Haier) компаниясе проекты.
Кытай гражданнар инженер-төзелеш корпорациясе вәкилләре компания һәм аның бүген дөньяда һәм Россия Федерациясе территориясендә гамәлгә кертелә торган төп проектлары хакында кыскача сөйләделәр. Без Татарстанның Россиядә иң алдынгы төбәкләрнең берсе булуын беләбез һәм аның белән хезмәттәшлек итәргә телибез, шул исәптән, "Европа - Көнбатыш Кытай" транспорт магистрале проектын гамәлгә кертү дә, диде Кытай партнерлары.
Очрашуда шулай ук Проектларны финанслау федераль үзәге белгечләре дә катнашты. 2015 елның 5 августында Россия Федерациясендә Кытай гражданнар инженер-төзелеш корпорациясе вәкиллеге һәм "Кытай гражданнар инженер-төзелеш корпорациясе" ҖЧҖ арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелгән иде. Документ Россия белән Кытай арасында инфраструктура төзелеше өлкәсендә, шул исәптән "Европа - Көнбатыш Кытай" халыкара транспорт маршруты төзелешендә нәтиҗәле кооперация урнаштыру максаты белән имзаланды.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина очрашу барышында Кытай гражданнар инженер-төзелеш корпорациясе вәкилләренең Татарстан Республикасына беренче килүләрен, ТР Инвестицион үсеш агентлыгында эшлекле очрашулар узуын, хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышулар булуын хәбәр итте.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
28
апрель, 2026 ел
2026 елда Татарстан Республикасында «Земство укытучысы» программасын гамәлгә ашыру дәвам итә
Татарстан Республикасында авыл торак пунктларына, я эшчеләр поселокларына, я шәһәр тибындагы поселокларга, я 50 меңгә кадәр халкы булган шәһәрләргә эшкә килгән (күченгән) укытучыларга бер мәртәбә бирелә торган компенсация түләүләрен гамәлгә кую чараларын тормышка ашыру дәвам итә. Бер мәртәбә бирелә торган компенсация түләве күләме 1 млн.сум тәшкил итә.
27
апрель, 2026 ел
2026 елда «хроник вируслы гепатит C» диагнозы белән диспансер күзәтүендә булган затларны вируска каршы дару препаратлары белән амбулатор шартларда тәэмин итү турында
«Озын һәм актив тормыш» илкүләм проектының «С гепатитына каршы көрәш һәм әлеге авыруның таралу куркынычын киметү» федераль проекты кысаларында 2026 елда «хроник вируслы гепатиты C» диагнозы белән диспансер күзәтүендә булган затларны амбулатор шартларда вируска каршы дару препаратлары белән тәэмин итү чараларын гамәлгә ашыру дәвам итә.
Кече һәм урта бизнес 100 млрд сумга кадәр өстәмә финанслау ала алачак
Кече һәм урта бизнес Россия Банкының яңа чаралары хисабына эре банкларда Кече һәм урта эшмәкәрлек корпорациясенең "зонтиклы" поручительлекләренә якынча 100 млрд сум өстәмә заем финанславы алырга мөмкин. Бу хакта ТАССка корпорациядә хәбәр иткәннәр.
25
апрель, 2026 ел
Агымдагы елның 1 апреленә Татарстан Республикасының дәүләт бурычы күләме 98 021,92 млн. сум тәшкил итте
Агымдагы елның 1 апреленә Татарстан Республикасының дәүләт бурычы күләме 98 021,92 млн.сум тәшкил итте (шул исәптән федераль бюджет кредитлары буенча йөкләмәләр – 90 122,36 млн. сум һәм Татарстан Республикасының дәүләт гарантияләре буенча йөкләмәләр – 7 899,56 млн. сум).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз