«Драйлок Технолоджиз» заводы гигиена өчен заманча продукция җитештерәчәк. Әлеге продукция балаларга һәм махсус чараларга мохтаҗ булган олы кешеләргә җитештерелә. Аена 140 миллионан артык продукция җитештереләчәк. Заводта 14 линия урнаштыру каралган. Сату өчен төп базарлар – Россия һәм Таможня берлеге илләре.
Проектка инвестиция күләме 40 миллион евро тирәсе була. 300-350 эш урыны булдыру каралган.
«Безнең партнер, уйларга вакыт алып, вәзгыятьне бәяләгәч, Россия базары гаять зур, ә Россия Федерациясе, Татарстан, махусу икътисадый зона җитәкчелеге ярдәмне гарантияләгәнен аңлаганнарына без бик шат. Һәм мин рәсми рәвештә ышандыра алам: бирегә кертелгән инвестицияләр уңышлы булачак, - диде Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов. – Ышанам ки, бу алга таба адымнарын уйлар өчен вакыт алган башка инвесторларыбыз өчен дә уңай сигнал».
«Без бергә завод төзүдә генә түгел, ә илебездә җитештерелгән продукцияне алга этәрүдә дә бергә булачакбыз, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. – Шуңа күрә партнерларыбызга бүген яңадан төзелешне башлап җибәрүләре өчен рәхмәт белдерәбез».
«Ышанам ки, проект уңышлы булачак, һәм сезгә һәм партнерларыгызга без уңайлы шартлар булдырырга әзер, - дип мөрәҗәгать итте Барту Ван Малдеренга Рөстәм Миңнеханов. – Без бу карарыгызны шатланып каршы алдык һәм гел бергә эшлиячәгебезгдә ышандыра алам».
Холдинг башлыгы үз чиратында аччызыклаганча, компания Россия базарында җитди урын яуларга уйлый. «Без Татарстан кунакчыллыгын сизәбез һәм биредә продукциябезне Россия базары өчен җитештерергә телибез, димәк, без чимал китерүне локальләштерергә тиеш, - дип белдерде Барт Ван Малдерен. – Кызганычка каршы, чималның бер өлешен читтән китерәбез, шуңа күрә Россия һәм Татарстан предприятиеләрен безне чимал белән тәэмин итүче булырга чакырабыз».
«Безнең максат – биредә дөнья дәрәҗәсендәге җитештерү булдыру. Без Татарстан белән эшкә, бөтен Россиядә сатылачак сыйфатлы продукция җитештерүгә юнәлдек».
Рөстәм Миңнеханов һәм Барт Ван Малдерен завод төзелешен яңадан символик рәвештә башлап җибәрделәр.