Рөстәм Миңнеханов: «Газпром» компаниясе республиканың күп предприятиеләре өчен эре заказчы булып тора

2015 елның 28 августы, җомга

«Газпром» компаниясе республиканың күп предприятиеләре өчен эре заказчы булып тора. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов «Газпром» ҖАҖ идарәсе рәисе Алексей Миллер белән очрашудан соң хәбәр итте. Очрашу Казан Кремлендә узды.

Моннан алда Рөстәм Миңнеханов һәм Алексей Миллер «Татарстан Республикасы оешмаларының югары технологияле продукциясен, шул исәптән импортны алмаштыручы продукциясен дә, «Газпром» ҖАҖ мәнфәгатьләрендә файдалануны киңәйтү» проекты юл картасын имзаладылар.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, бүген көннең беренче яртысында Иннополис шәһәренә килә торган газүткәргечнең беренче этабын эксплуатациягә тапшыру тантанасы узды. Алексей Миллер ярдәме белән әлеге проект бик кыска срокларда гамәлгә ашырылды, диде ул. «Шәһәр нигезе – аның тормыш эшчәнлеген тәэмин итү, газсыз бу мөмкин булмас иде. Бүген газүткәргеч һәм АГРС эшче хәлендә. Без кышка тулысынча әзер дип белдерә алам», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул билгеләп үткәнчә, юл картасын имзалау - Татарстан белән «Газпром» ҖАҖ арасында хезмәттәшлекне ныгытуда мөһим этап. «Әлеге документ безгә барлык ишекләрне дә ача. Без «Газпром»ның якындагы 5-10 елга перспективаларын беләчәкбез, бу күрсәткечләр буенча техник задание алачакбыз. Моннан тыш, безнең фәнгә, сәнәгатькә һәм мәгариф үзәгенә юл ачачак», - диде Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.

Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, кайбер чит илләр технологияләренә һәм ресурсларга чыгулар чикләнгәнгә күрә, без үз-үзебезне тәэмин итә алырга тиеш. «Газпром» ҖАҖнең стратегик партнеры буларак, Татарстан үзенә җитди йөкләмәләр ала, диде ул. «Газпром» белән хезмәттәшлекнең яңа этабы турында сөйләгәндә Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы билгеләп үткәнчә, әлегә ашыгыч белдерүләр ясарга иртә. «Без үзара хезмәттәшлекнең кайбер контурларын билгеләдек инде, әмма җентекләп әзерләнергә кирәк, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Теге яисә бу продуктны эшләү генә аз әле: аны «Газпром» таләпләренә җайлаштырырга һәм сертификацияләргә кирәк Бу җитди бурыч».

Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, «Газпром» - республиканың күп предприятиеләре өчен эре заказчы. Компания үзе исә социаль юнәлешле булып кала һәм республика спорты өлкәсенә зур акчалар кертә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International