Татарстанда 1 млн. 495,2 мең кв. м. торак сафка кертелгән, ягъни еллык биремнең 62,3%

2015 елның 29 августы, шимбә

Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында бөтен муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты

Ирек Фәйзуллин аерым гражаннарны торак белән тәэмин итү турында сөйләде, шул исәптән биш һәм аннан артык баласы булган күп балалы гаиләләр турында. 2015 елда торак белән тәэмин ителергә тиешле бөтен 45 күп балалы гаиләгә дә сертификатлар теркәлгән (128 млн. 17 мең сумга). Шулардан 28 августка 22 сертификат үтәлгән (66 млн. 257 мең сумга). 

“Жилище” федераль максатчан программа буенча 2015 елда дәүләт торак сертификатлары белән федераль бюджеттан 39 гаиләне тәэмин итү каралган  (64 млн. 594 мең сумга). 23 чернобыльчедән сертификатлар 18 гражданга теркәлгән  (27 млн. 262 мең сумга). 12 күчеп килергә мәҗбүр булганнардан  сертификатлар уникесенә теркәлгән (26 млн. 613 мең сум). Ерак Төньяктан күчеп килгәннәрнең 4сеннән сертификатлар барысына да теркәлгән (3 млн. 38 мең сумга). 

Участок полиция вәкилләренә административ-торак комплексларын 2015 елда төзү планы буенча бүгенгә 16 муниципаль берәмлектә 36 объект сафка кертелгән.

Ирек Фәйзуллин җылыту сезонына әзерлек барышы турында да хәбәр итте. Татарстан Республикасы ДТФ мәгълүматларына караганда, 2015 елның 28 августына йортлардагы үзәкләштерелгән җылыту системаларын юдырту һәм пресслау турындагы актлар 11 мең 977 йорттан 11 мең күп фатирлы йорт буенча системага кертелгән, бу 91,9 % тәшкил итә.

Әзерлек паспортлары 16 мең 761 күп фатирлы йорттан 15 мең 190 йортка теркәлгән, бу 90,6 % тәшкил итә. Ә бөтен күп фатирлы торак фонды 26 муниципаль районда әзер. Казанда, Тәтеш, Чистай һәм Менделеевск районнарында эшләр соңга калып алып барыла.

Рөстәм Миңнеханов соравына җавап биреп, Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, кайбер районнарда “Парклар һәм скверлар” программасын гамәлгә ашыру эшләре графиктан соңга калып бара. ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы сәбәпләрен белеп, аңа бөтен мәгълүматларны да хәбәр итәргә йөкләде.

Киңәшмә барышында докладлар белән Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман республикада төзелгән парклар һәм скверлар ничек бәяләнәчәге турында чыгыш ясады.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, парклар һәм скверларның алга таба ничек эшләве, аларны тотуга күпме акча кирәк булачагы мөһим. Аның фикеренчә, районнарда паркларны тиешле кыяфәттә тоту өчен иганәчеләр ярдәме кирәк булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International