Татарстан Республикасы Финанслар министры Р.Р.Гайзатуллинның Финансистлар көне белән котлавы

2015 елның 8 сентябре, сишәмбе

Хөрмәтле финанс, салым һәм казначылык органнары хезмәткәрләре!

 

Сезне чын күңелдән профессиональ бәйрәмебез – Финансистлар көне белән тәбрик итәм!

Россиядә рәсми рәвештә әлеге бәйрәм чагыштырмача күптән түгел, 2011 елдан башлап уздырыла. 1802 елның 8 сентябрендә Император Алексей I үзенең Бөек Манифесты белән Россиянең Финанслар министрлыгын булдырган. Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы күпкә соңрак, 1920 елның 27 маенда барлыкка килгән. Быел министрлыкка 95 ел тулды.

Бүгенге бәйрәм көнендә Татарстанның финанс системасында, салым һәм казначылык органнарында эшләүче белгечләрнең республикабыз икътисады үсешенә керткән зур өлешен дә ассызыклыйсы килә. Өч меңнән артык кеше эшләүче әлеге структура коллективлары даими рәвештә икътисади үсеш һәм финанс тотрыклылык өлкәсендә мәсьәләләрне хәл итәләләр. Моны бюджетыбызның нәтиҗәле һәм баланслашкан булуы дәлилләп тора.

Бюджетның төрле дәрәҗәләрендәге бюджетларына Республика территориясендә җыелучы керемнәр соңгы биш елда бер ярымга артты. Тупланучы керемнәрнең күләме буенча республикабыз Идел буе федераль округында беренче урынны били һәм Россиядә әйдәп баручы субъектлар рәтендә тора. Тупланма бюджетның чыгымнары социаль мәсьәләләрне хәл итүгә, халыкның яшәү дәрәҗәсен яхшыртуга юнәлдерелгән, моны республикабыздә яшәүче һәр кеше тоядыр, мөгаен. Ел саен яңа социаль корылмалар сафка баса, торак йортлар төзелә, инвестицион проектлар гамәлгә ашырыла. Әлбәттә, бу күрсәткечләрнең барысында да финансистларның, салым һәм казначылык органнары белгечләренең тырышлыгы, җаваплылыгы, югары белемле булуы да чагыла.

Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, гаилә бәхете, имин тормыш, авыр эшегездә зур уңышлар телим!

 

 

Татарстан Республикасы Финанслар министры                               Р.Р.Гайзатуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International