Казанда «Татнефть» ҖАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды

2015 елның 29 сентябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть» ҖАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.

Утырышта «Татнефть»нең 2015 елның сигез ае эчендә бюджетын үтәү йомгаклары каралды һәм агымдагы елның октябренә һәм дүртенче кварталына бюджетлар расланды.

Директорлар советы «Татнефть» ҖАҖнең Татарстан Республикасында нефть чыгаруга ярдәм күрсәтү буенча ресрус базасы торышы турында мәгълүмат тыңлады. «Миллер энд Ленц» аудитор фирмасы бәяләве буенча 2015 ел башына компанияләр төркеме буенча ятмаларның дәлилләнгән нефть запаслары 851,5 млн. тонна тәшкил иткән, ачык булганнары - 323,7 млн. тонна һәм мөмкин булганнары – 28,9 млн. тонна. Соңгы 5 ел эчендә нефть запаслары күләмнәре нефть чыгару күләмнәреннән 1,2 мәртәбә артып китте. «Татнефть» компанияләр төркеменең Татарстан һәм аннан читтә Россия Федерациясендәге нефть чыгаруны тотрыклы итү һәм арттыру өчен ресурс базасы җитәрлек дип билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International