Бюджет проекты Буада тикшерелде

2015 елның 30 сентябре, чәршәмбе
29 сентябрь көнне Татарстан Республикасы Финанслар министры Радик Гайзатуллин "2016 елда Татарстан Республикасы бюджеты турында" Татарстан Республикасы Законы проектын һәм 2016 елга һәм 2017, 2018 елдагы план чорына Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсешенең төп параметрлары турында фикер алышу буенча Буа шәһәрләрендә узган зональ киңәшмәдә катнашты. Радик Гайзатуллин "2016 елга Татарстан Республикасы бюджеты турында" сөйләде. Әлеге киңәшмәдә дә, моңа кадәр узган киңәшмәләрдә кебек үк Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләрнең башлыклары, башкарма комитет, муниципаль берәмлекләрнең финанс органнары җитәкчеләре катнашты.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International