Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Финанс министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Максатлар һәм бурычлар
Җитәкчелек
Структура
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Казначылык департаменты
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы тарихы
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы каршындагы Иҗтимагый Совет
Эшчәнлек
Элемтәләр
Өстенлекле проектлар
Бюджет
Ачык бюджет
Бюджет реформасы
Бюджетара мөнәсәбәтләр
Аналитик-статистик материаллар
Хәбәр
Ситуацион үзәк
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы тору
Җәмәгатьчелек катнашуы
Социаль эшмәкәрләргә һәм СО НКОга ярдәм
Документлар
Министрлыкның эчке документлары
Министрлык эшчәнлеген тәртипкә сала торган документлар
Ведомство программалары
Бюджет һәм салым өлкәсендә Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы әзерләгән Татарстан Республикасы норматив акт проектлары
Россия Федерациясенең норматив-хокукый актлары
Җайга салуга тәэсир итүне бәяләү
Исәп һәм хисап
Персональ мәълүматны эшкәртү
Үзәкләштерелгән бюджет исәбен алу һәм хисаплылык
Матбугат хезмәте
Фото
Җитәкчелек чыгышлары
Пресс-релизлар
Промо-материаллар
Аккредитацияле журналистлар
Контактлар
Халык мөрәҗәгатьләре өчен
Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен “Кайнар линия”
Интернет кабул итү бүлмәсе
Мөрәҗәгать итү тәртибе һәм кабул итү сәгатьләре
Гомум Россия халыкны кабул итү көне
Законнар
Халык мөрәҗәгатьләрен карау турында хисап
"Уңайлы мохит" программасы
Түләүсез юридик ярдәм
Еш бирелүче сораулар
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы
Бөтенроссия «Белем көне» бәйрәме уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Р.Н. Миңнеханов МӨРӘҖӘГАТЕ
2015 елның 1 сентябре, сишәмбе
Кадерле дуслар!
Укучыларны һәм студентларны, ата-аналарны, укытучылар һәм тәрбиячеләрне, республика мәгариф системасы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын Белем көне һәм яңа уку елы башлану уңаеннан ихлас күңелдән тәбрик итәм.
Беренче сентябрь – бөтен җәмгыять һәм һәр шәхес өчен ифрат зур әһәмияткә ия булган гомумхалык бәйрәме. Һәрберебез кайчандыр тәүге кат мәктәп бусагасын атлап кергән, беренче тапкыр парта артына утырган, беренче укытучысы белән танышкан дулкынландыргыч көнне яхшы хәтерли. Һәм менә бүген дә республикабызда меңләгән бала дус һәм тату, бердәм мәктәп гаиләсенә килеп кушыла, бөтен гомере буена онытылмас матур хатирә булып сакланачак мизгелләр кичерә.
Күпмилләтле халкыбызга һәрчак мәгърифәткә, яңа белем үзләштерүгә омтылыш хас. Бүген Татарстан Россия Федерациясендә мәгариф өлкәсе алдынгыларыннан санала, ул үзенең көчле югары уку йортлары һәм фәнни үзәкләре белән дан тота. Яхшы мөгаллим-укытучылар һәм һөнәри өлкәдә сынауларны лаеклы узардай яшь кадрлар әзерләү республиканың һәрвакыт өстенлекле бурычларыннан булды һәм шулай булып кала да.
2019 елда Казанда Халыкара WorldSkills һөнәри осталык чемпионатын, шулай ук киләсе елда Россиядә беренче тапкыр буларак үзебездә Мәктәп укучыларының информатика буенча халыкара олимпиадасын үткәрү хокукын гаять кискен ярыш шартларында яулап алуыбыз Татарстан мәгарифенең уңышлы үсүенә дәлил булды.
Укытучыларга, мөхтәрәм профессорлар, югары уку йортлары мөгаллимнәренә, мәктәпкәчә учреждениеләр тәрбиячеләренә шушы мөнәсәбәт белән аеруча олы хөрмәтемне һәм рәхмәт сүзләремне җиткерәм.
Беренче сыйныф укучысыннан алып чәчләренә чал кунган олпат профессорга кадәр – сезнең һәрберегезгә яңа уку елында иҗади казанышларга ирешү, белем иленә мавыктыргыч сәяхәттән бик күп кабатланмас якты тәэсирләр алу насыйп булсын!
Сезгә бәхет, иминлек, уңышлар телим! Белем көне котлы булсын, хөрмәтле татарстанлылар!
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Р.Н. Миңнеханов
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
21
май, 2026 ел
2026 елда вакытлыча файдалануга йомшак инвентарь һәм махсус кием, шулай ук кече медицина һәм башка персоналга формалы кием бирү хезмәтләрен сатып алуга өстәмә чаралар бүлеп бирелә
2026 елда Татарстан Республикасы бюджетыннан Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгына дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениеләренә вакытлыча файдалануга түбәндәге максатларга хезмәтләр алуга бәйле чыгымнарны финанслар белән тәэмин итүгә субсидияләр бирү өчен өстәмә чаралар бүлеп бирелде:
20
май, 2026 ел
Шиһабетдин Мәрҗани әсәрләренең 10 томлык җыентыгы турында
2025 елның февралендә Җиддәдә (Согуд Гарәбстаны) узган Ислам оешмасы илләре мәдәният министрларының мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча XIII конференциясендә Казанга «Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы – 2026» дигән мактаулы статус бирелде.
19
май, 2026 ел
2026 елның 1 маена федераль бюджеттан 49,6 млрд сум күләмендә максатчан бюджетара трансфертлар керде
Агымдагы елның 1 маена Татарстан Республикасы бюджеты кеременә федераль бюджеттан 49,6 млрд сум күләмендә максатчан бюджетара трансфертлар керде, шул исәптән:
18
май, 2026 ел
2026 елның 1 маена илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 15 млрд сум күләмендә чаралар юнәлтелде
Татарстан Республикасында илкүләм проектларны гамәлгә ашыру дәвам итә. 2026 елның 1 маена илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән чыгымнарның үтәлеше 15 млрд сум яки еллык билгеләнешләрнең 27,8 процентын тәшкил итте. Нигездә түбәндәге илкүләм проектлар буенча:
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз