Рөстәм Миңнеханов: Нефть һәм газ сәнәгате – республика һәм гомумән илебез икьтисадының нигезе

2015 елның 5 сентябре, шимбә
Нефть һәм газ сәнәгате – Татарстан Республикасы һәм гомумән илебез икьтисадының нигезе, ул табыш базасын формалаштыра һәм алга таба үсеш чыганагы. 

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәм чараларында белдерде.

Бәйрәм чараларында «Татнефть» ҖАҖ генераль директоры Наил Маганов, Татарстан Республикасы Президентының нефть мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Шәфәгать Тәхәветдинов, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, Россия төбәкләреннән хөрмәтле кунаклар, Татарстан Республикасының муниципаль районнары башлыклары, нефть сәнәгате ветераннары, «Татнефть» компаниясе хезмәткәрләре һәм белгечләре, чиктәш тармаклар хезмәткәрләр катнашты.

Әлмәтнең меңләгән халкы һәм кунаклары җыелган мәйданында республиканың нефть тармагы үсеше һәм «Татнефть» компаниясе тарихы турындагы театральләштерелгән тамаша күрсәтелде. «Татнефть» компанияләр төркеменең алдынгы хезмәткәрләре тантаналы парад булып уздылар. Алар арасында – нефть чыгаручы, хезмәт күрсәтүче предприятиеләр, нефть һәм нефть эшкәртү, нефть продуктларын сату предприятиеләре хезмәткәрләре. 

Рөстәм Миңнеханов чыгышында нефтьчеләрнең республика икътисадына һәм социаль үсешенә керткән өлешенә югары бәя бирде һәм барысын да Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлады. Тармак ветераннарына ул аеручы рәхмәт сүзләре җиткерде.

«Татнефть» ҖАҖ генераль директоры Наил Маганов та котлау сүзе белән чыгыш ясады. Аның сүзләренчә, компания үсешенең төп нигезе булып гадәти нефть чыгару, битум ятмаларын чыгару, нефть эшәртү, нефть химиясе, автозаправкаларны үстерү кала.

Бүгенге шартларда инновацияләргә, алдынгы технологияләргә, югары сыйфатлы менеджментка, белдекле хезмәткәрләргә таянабыз, бу безгә мобильрәк, конкурентлыкка сәләтлерәк булырга, тармакта урыныбызны ныгытырга ярдәм итә, диде Наил Маганов.

Нефтьчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин да котлады.

Бәйрәм Россия һәм Татарстан эстрадасы артистлары чыгышлары белән дәвам итте.

Шуннан Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар ат спорты ярышлары узган ипподромда булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International