Казан вертолет заводы Татарстан өчен аерым әһәмияткә ия. Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бу хакта Казан вертолет заводына нигез салуга 75 елга багышланган тантанада белдерде. Тантана «Татнефть Арена» боз спорт сараенда узды. Тантанада шулай ук «Россия вертолетлары» АҖ генераль директоры Александр Михеев, «Казан вертолет заводы» ҖАҖ генераль директоры Вадим Лигай, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
Тантана Казан заводын төзү тарихы турындагы видеоролик һәм сәхнәләштерелгән тамаша белән башланды. Аннары Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов җыелучыларны бәйрәм белән котлады. Ул Казан вертолет заводын Татарстан һәм Россиянең иң заманча предприятиеләренең берсе дип атады. Рөстәм Миңнеханов искәртеп узганча, быел ил Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итә. "Әлеге җиңүгә зур өлешне Казан вертолет заводы да керткән, ул сугыш вакытында 11200 самолет җитештергән, бу дәвердә заводта эшләүчеләргә рәхмәт, без моны беркайчан да онытмаячакбыз", - диде Р.Н. Миңнеханов.
Аның сүзләренчә, бүген КВЗ дөнья дәрәҗәсендәнге вертолетлар җитештерә. "Без Казан вертолет заводы белән горурланабыз. Бүген ул эре "Россия вертолетлары" холдингына керә. Без сезнең потенциалыгыз гаять зур һәм перспективаларыгыз яхшы дип саныйбыз. Предприятиенең әһәмите турында сөйләсәк, бүген бу 54 млрд. сумлык товар продукциясе, бу 13 млрд. сум чиста табыш дигән сүз. Завод республиканың социаль программаларында актив катнаша", - дип ассызыклады Р.Н. Миңнеханов. Ул шулай ук КВЗның юбилее уңаеннан Россия Президенты Владимир Путинның Рәхмәте белән билгеләнеп үтүен әйтте.
Аннары Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы КВЗның кайбер хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды. Хезмәт һәм һәм эш хакы бүлеге башлыгы Александр Бушуев Татарстан Республикасының "Фидакарь хезмәте өчен" медале белән бүләкләнде.
Җыючы-клепкалаучы Ленар Гайнетдинов, слесарь-җыючы Дамир Мәйдуллин, техник мәсьәләләр һәм җитештерүне оештыру буенча генераль директор урынбасары Вадим Лигайга "Татарстан Республикасының Атказанган машина төзүчесе" мактаулы исеме бирелде. Әйдәп баручы инженер-конструктор Лилия Еромолина Татарстан Президенты Рәхмәтенә лаек булды.
"Россия вертолетлары" холдингы генераль директоры Александр Михеев та завод хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлады. Ул белдергәнчә, Казан вертолет заводы холдингның әйдәп баручы предприятиеләренең берсе. "Әлеге еллар дәверендә күп нәрсә башкарылган, катлаулы этаплар да булды, әмма бүген куәтле професионаллар коллективы оештырылган", - дип ассызыклады ул. А. Михеев искәрткәнчә, "Россия вертолетлары" холдингы дөньядагы вертолет төзелеше техникасы җитештерүчеләре арасында әйдәп бара. Бүгенге көндә КВЗ үзенең конструкторлар бюросы булган һәм инновацион эшләнмәләр белән мөстәкыйль шөгыльләнүче бердәнбер предприятие. Аннары ул КВЗ генераль директоры Вадим Лигай белән завод хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды.
Чара бәйрәм концерты белән дәвам итте.