Рөстәм Миңнеханов Татарстанның чит илләрдәге һәм Россия субъектларындагы вәкилләре белән киңәшмә уздырды

2015 елның 28 сентябре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының чит илләрдәге һәм Россия Федерациясе субъектларындагы вәкилләре белән киңәшмә уздырды. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Киңәшмәдә катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, киләсе елда республика алдында торачак төп бурычлар Татарстан Республикасы Президентының Татарстан Республикасы Дәүләт Советына бүгенге юлламасында билгеләнде. Озак срокка исәпләнгән өстенлекләр 2030 елга кадәр Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү стратегиясендә формалаштырылган, аларны гамәлгә ашыру безнең уртак бурычыбыз, диде ТР Президенты.

Ул ассызыклаганча, Татарстан – экспортка юнәлешле республика: 50% продукция экспортка китә.

«Без бу багланышларны саклап калырга телибез. Шул ук вакытта яңа базарлар эзләү дә дәвам итә. Үткән чорда безнең вәкиллекләр Кырымда, Севастопольдә, БГӘдә һәм Кытайда ачылды. Яңа кадрлар АКШта, Казахстанда, Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә билгеләп куелды», - диде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, кадрларны алмаштыру дәвам итәчәк, әмма бу эшкә карата бик сак булырга кирәк. «Алмаштырырга кирәклеге аңлашыла да кебек, әмма шунда китеп әйбәтләп урнашкан, яхшы элемтәләр урнаштырган кешеләр дә бар бит. Андыйларны югалтасы килми. Вәкилләрне билгеләп кую буенча системалы эш алып барырга кирәк», - диде ул.

Татарстан Республикасы Президенты белдергәнчә, бүген чит илләр белән күп кенә уртак проектлар гамәлгә ашырыла. Аерым алганда, Төркия белән хезмәттәшлекнең потенциалы зур. «Кытай белән эшлекле багланышларны киңәйтүнең яхшы перспективалары бар. Беренче чиратта «Хайер» проектын гамәлгә ашыру. Әлеге заводны төзү Кытай инвесторларының игътибарын җәлеп итәргә һәм алар өчен үрнәк булырга тиеш», - дип саный Рөстәм Миңнеханов.

Ул ассызыклаганча, санкцияләргә карамастан, Татарстан Франция, Чехия һәм Финляндия белән хезмәттәшлекне саклап кала алды. БДБ илләреннән Казахстан һәм Беларусь белән икътисадый хезмәттәшлек киңәя бара. Татарстан Президенты ассызыклаганча, АКШ партнерлары белән дә эшне активлаштырырга кирәк.

Чыгышының азагында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, вәкиллекләр үз илләре һәм регионнары белән барлык юнәлешләр буенча да хезмәттәшлекне җайга салу үзәкләре булырга тиеш, ә сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләр, инвестицион багланышлар хезмәттәшлекнең нигезе булып кала.

Аннары Татарстанның чит илләрдәге һәм Россия субъектларындагы вәкиллекләре эше турындагы нотыклар белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм башкалар чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International