Бүген Казанда Машина төзүчеләр көнен бәйрәм иттеләр.
Бәйрәм башланганчы ТР Президенты республикада машина төзелеше комплексының тарихы һәм заманча этабы турындагы күргәзмә экспозициясе белән танышты.
Тармак вәкилләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлап Рөстәм Миңнеханов, Татарстан егәрлекле машина төзелеше потенциалы белән горурлана, дип ассызыклады. Аның сүзләренә караганда, республикадагы мондый машина төзелеше комплексы үсеш алган күп кенә илләрдә дә юк.
Татарстанның 2030 елга кадәрге Социаль-икътисади үсеш стратегиясендә машина төзелеше комплексына зур роль билгеләнгән, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
"Әлбәттә, машина төзелеше комплексы - ул машиналар һәм агрегатлар гына түгел. Бу, барыннан да элек, кешеләр. Бүген безнең предприятиеләр чит илдән кертелә торган товарны алмаштыру шартларында яңа алымнар һәм яңа карарлар кабул итә. Бу дөрес юнәлеш. Ресурс үзәкләре, безнең вузлар һәм предприятиеләрнең мәктәпләр белән эшләве - болар барысы да бүген без күргән нәтиҗәне бирә. Татарстанның Машина төзелеше комплексы һәрвакыт алдынгы позициядә булырга тиеш. Республика җитәкчелеге һәрвакыт ярдәмгә әзер", - диде ТР Президенты машина төзүчеләргә мөрәҗәгать итеп.