Дәүләт Советында 2016 елга ТР бюджеты проекты буенча парламент тыңлаулары узды

2015 елның 2 октябре, җомга
2016 елда Татарстан бюджетын арттыручы иң мөһим юнәлеш булып керемгә салым булачак. Алар консолидацияләнгән бюджетның 74 процентын һәм республика бюджетының 80 процентын тәшкил итәчәк. Физик затлардан алынган салымның күләме генә дә 59,3 млрд сум булыр дип фаразлана.

Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советында уздырылган парламент тыңлаулары вакытында ТР финанс министры Радик Гайзатуллин хәбәр итте. “Татарстан Республикасының 2016 елга бюджеты” темасына багышланган әлеге чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР парламенты рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты. Утырыш ТР Дәүләт Советының бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты җитәкчесе Леонид Якунин рәислегендә узды.

ТР икътисад министры урынбасары Олег Плевин чыгышында 2016 елда төбәк тулаем продукт 102, 2 процентны, 2017 елда 103,2 процентны, 2018 елда 103,4 процентны тәшкил итәр дигән фараз җиткерде. Аның сүзләренчә, ТТПның кимүе сәнәгать, төзелеш һәм сәүдә өлкәсендә үсеш темпының акрынаюына бәйле.

ТР икътисад министры урынбасары сүзләренчә, 2016 елда сәнәгать җитештерүе 1991 млрд сум, 2017 елда 2203 млрд сум, 2018 елда 2367,7 млрд сумны тәшкил итәр дип көтелә. Сәнәгать җитештерү индексы исә киләсе елга 102 процент, 2017 елга 105,2 процент, 2018 елга 103 процент булыр дип фаразлана.

Авыл хуҗалыгы өлкәсендә җитештерү 233,8 млрд сумны, 2017 елда 246,4 млрд сумны, 2018 елда 255,8 млрд сумны тәшкил итәр дигән өмет бар.

ТР бюджеты белән бер яссылыкта Медицина иминиятләштерү территориаль фонды бюджет проекты буенча да фаразлар җиткерелде. Республиканың әлеге фонды җитәкчесе Алсу Мифтахова хәбәр иткәнчә, 2016 елда фондка 39,8 млрд сум күләмендә акча керер дип көтелә. Чыгымнар исә якынча 40,5 млрд сумны тәшкил итәчәк, 2015 ел белән чагыштырганда бу 4 процентка күбрәк.

“Бу мәсьәлә буенча алдан да зур һәм җентекле эш алып барылды. Моның өчен мин депутатларга рәхмәтемне җиткерәсем килә, - диде Илдар Халиков парламент тыңлауларына җыелучыларга мөрәҗәгать итеп. – Без фаразлар ясау өчен бик кыен чорда яшибез: макроикътисадый күрсәткечләрне дә, бюджетны да фаразлавы кыен. Әмма узган ел без ясаган сайлау аның дөрес булуын тагын бер кат раслады. Былтыр без бюджетны федераль күрсәткечләрдән чыгып формалаштырдык һәм кирәк җирләрдә үзгәрешләр дә керттек. Иң мөһиме исә күп мәсьәләләрне чишү юлларын таптык һәм табабыз”, - диде ТР Премьер-министры.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International