Татарстан Республикасы - сакчыл җитештерүне кертү өчен иң уңышлы мәйданчыкларның берсе. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм сакчыл җитештерү" II халыкара фәнни-гамәли конференциясендә белдерде. Чара Чаллыда “КАМАЗ” ГАҖнең двигательләр заводы территориясендә узды.
Конференция эшендә шулай ук РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Транспорт һәм махсус машина төзү департаменты директоры урынбасары Вячеслав Бурмистров, ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, "КАМАЗ" ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин, халыкара лин-тренерлар, Татарстан һәм Россиянең эре предпритиеләре җитәкчеләре катнаша.
Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә билгеләгәнчә, заманча шартларда икътисад үсеше инновацияләр кертү һәм хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру аша гына мөмкин. Шуңа күрә җитештерү нәтиҗәлеген арттыруда лин-технологияләрне куллану мөһим. Бүген Татарстан – җитештерү процессларында сакчыл җитештерүне кертү өчен иң уңышлы мәйданчыкларның берсе, дип ассызыклады Татарстан Республикасы Президенты.
«Барысы да 10 ел элек КАМАЗдан башланды. Соңрак бу эшне башка предприятиеләр дә хуплады. Сакчыл җитештерү процесслары бөтен өлкәләрдә дә кулланылырга мөмкин. Минем төзелеш комплексында тәритип урнаштыру теләге бар. Моннан тыш, әлеге методика бюджет өлкәсендә, дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрендә файдаланыш табачак. Бүгенге көндә тәкъдим ителгән системалылык бик тә кирәкле булачак», - диде ул.
Татарстанда тиешле программалар кабул ителә, дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов. Алар арасында сакчыл җитештерүне кертү системалары һәм принципларын кертү программасы, ТР предприятиеләрендә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча программа һәм башкалар.
«Безнең предпритиеләр актив рәвештә әлеге технологияләрне кулланалар. Әлеге җиһазларны 160лап компания куллана. Алдынгылары арасында – “КАМАЗ” ААҖ, “Горький ис. Зеленодольск заводы”, “Татнефть” ААҖ, “ПОЗИС” ААҖ һәм башкалар”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул ассызыклаганча, «КАМАЗ» һәм «Интерскол - Алабуга» сакчыл җитештерү менеджменты системасына туры килү сертификациясен узган беренче предприятиеләр булдылар.
Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, республикада сакчыл җитештерү методикасын кертү буенча белгечләр әзерләү тәҗрибәсе бар. Әлеге юнәлеш вузлар һәм урта профессиональ белем бирү учреждениеләренең укыту-мәгариф программаларына кертелгән, диде ул.
«Студентлар арасында бүген сакчыл җитештерү буенча олимпиада узуы бик шатлыклы. 2019 елда Казанда эшче профессияләр буенча дөнья чемпионаты узачак. Без бу ярышу дәрте аша гомуми вәзгыятьне сизелерлек үзгәртә», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Чара кысаларында РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Транспорт һәм махсус машина төзү департаменты директоры урынбасары Вячеслав Бурмистров "КАМАЗ" ГАҖ генераль директоры Сергей Когогинга сакчыл җитештерү менеджменты системасына туры килү сертификатын тапшырды.