"2016 елга республика бюджеты проекты керем һәм чыгымнар буенча алдагасыннан 6 процентка артыграк, - дип билгеләп үтте бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин, - программаларны кыскарту турында сүз бармый".
Быел, федераль закон чыгаручыга ияреп, республика бюджетны бары 2016 елга гына кабул итә. Татарстан Республикасы бюджет проектын төзү һәм раслау үзенчәлекләре турындагы тиешле закон проекты һәм 2016 елга Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты проекты бүген комитет әгъзалары тарафынан расланган һәм Дәүләт Советының алдагы утырышында каралачак. Әмма бу вакытлы чара гына. Комитет эшләгән закон проекты бары озак вакытка исәпләнгән планлаштыру нормаларын гына туктата.
Комитет утырышында Татарстанның социаль-икътисади үсешенең фаразланган күрсәткечләре һәм төп бюджет параметрлары турындагы докладлар белән икътисад министры Артем Здунов һәм финанс министры Радик Гайзатуллин чыгыш ясады. Республиканың төп финанс законына уңай бәяне Хисап палатасы бирде.
"Дөнья икътисадының үсеш тизлеге кими, - дип белдерде Артем Здунов, - алдагы елларда 5 процент үсеш күзәтелсә, хәзер аналитиклар үсеш 3,3 проценттан артмас дип фаразлый".
Һичшиксез, болар Россия һәм Татарстан икътисадына сизелерлек йогынты ясый. Әйтик, икътисад министры бәяләгәнчә, 2016 елда республикада сәнәгать җитештерү индексы 99,2 проценттан артмаячак.
Татарстан Республикасының 2016 елга бюджетының төп үзенчәлекләре һәм күрсәткечләре түбәндәгечә. Социаль-икътисади үсеш күрсәткечләре: тулаем төбәк продукты үсеше 2,2 процент; хезмәт хакы фонды үсеше 5,9 процент; кулланучылар бәясе индексы үсеше 7 процент; нефтькә экспорт бәясе - барреле 60 доллар; доллар курсы - 56,8 сум.
Татарстан Республикасы бюджетының 2016 елга төп парметрлары: табыш – 158 млрд 883 млн 324,5 мең сум; чыгымнар – 164 млрд 716 млн 273,9 мең сум; дефицит – 5 млрд 832 млн 949,4 мең сум. Традиция буенча республика бюджетының күп өлешен табышка салым тәшкил итә (салым табышларының гомум күләменең 39 проценты).
2016 елда 57,3 млрд сум күләмендә табышка салым алыныр дип көтелә.
ТР Финанс министрлыгы фразаларына караганда, физик затлар табышына салым республика бюджетын 41,5 млрд сумга тулыландырырга тиеш.
2016 елда РФ Президенты указларын тормышка ашыру кысаларында бюджет тармагында эшләүчеләрнең хезмәт хакын арттыру; социаль туклану һәм ташламалы даруларга чыгымнарны 7 процентка индексацияләү; 2016 елның 1 сентябреннән стипендияләрне 7 процентка күтәрү; 2016 елның 1 июленнән коммуналь хезмәтләргә тарифларны 7,5 процентка күтәрү планлаштырыла.
Өстәмә табыш алынган очракта, депутатлар республика Министрлар Кабинетына аларны инвестицион проектларны финанслауга, предприятиеләрне техник җиһазлауга, нәтиҗәле эшләүче кече һәм урта бизнес предприятиеләренә адреслы ярдәмгә тотарга тәкъдим итә.
Комитет утырышында башка мәсьәләләр дә каралды. Аның эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.