ТР икътисад министры урынбасары Олег Пелевин һәм ТР финанслар министры урынбасары Оксана Кисапова "2016 елга ТР бюджеты турында"гы ТР закон проекты турында мәгълүмат белдерделәр. Закон проекты буенча фикер алышуда депутатлар Римма Ратникова, Разил Вәлиев, Артем Прокофьев, Ирина Бакова, Мәкъзүм Сәлахов катнашты.
Парламентарийлар документны эшләүчеләрнең игътибарын мәгариф һәм мәдәният системасына дәүләт ярдәме күләмен узган елдагыча сакларга кирәклегенә юнәлтте. Алар шулай ук парклар һәм скверларны карап тоту, территорияләрне төзекләндерү, клуб, мәктәп, балалар бакчаларын капиталь ремонтлау өчен планлаштырылган акча күләме белән кызыксынды. Чыгыш ясаучылар 2016 елда Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулачагын искәрттеләр, һәм шул уңайдан чаралар үткәрү өчен бюджеттан финанслау таләп ителә. Татарстан милли китапханәсенең яңа бинасы төзелешен проект дәрәҗәсендә булса да финанслый башларга кирәклеген белдерделәр.
Бюджет закон проектын карагач, комитет әгъзалары ТР Дәүләт Советына парламентның якындагы утыршында беренче укылышта карарга тәкъдим иттеләр.
Аннары ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Айдар Каюмов тәкъдиме буенча комитет "2016 елда гомуми белем бирү оешмаларында һәм һөнәри мәгариф оешмаларында һәркемгә ачык һәм бушлай мәктәпкәчә, гомуми башлангыч, төп гомуми белем, урта гомуми белем, шулай ук өстәмә белем алуга хокукларын чынга ашыруга дәүләт гарантияләрен финанс белән тәэмин итү нормативларын раслау турында"гы һәм "2016 елда ТР муниципаль мәктәпкәчә мәгариф оешмаларында һәркемгә ачык һәм бушлай мәктәпкәчә белем алу хокукларын чынга ашыруга дәүләт гарантияләрен финанс белән тәэмин итү нормативларын раслау турында"гы ТР законнары проектларын беренче һәм өченче укылышта кабул итәргә тәкъдим итте.
Комитет ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының балаларга өстәмә белем бирү бүлеге башлыгы Эльвира Сафинаның ТР да балаларга өстәмә белем бирү системасы турындагы мәгълүматын игътибарга алды.