Шулай итеп, 2016 ел бюджет проектында бюджет өлкәсенең аерым категория гражданнарына хезмәт хакларын арттыру, 2016 елның 1 сентябреннән стипендияләрне арттыру һ.б. чыгымнар планлаштырылган.
Социаль сәясәт, сәламәтлек саклау, физик культура һәм спорт, мәгариф өлкәләрендә дәүләт программаларын чынга ашыруга каралган акчалардан тыш, комитет ТР Министрлар Кабинетына сирәк очрый торган авырулардан интегүче гражданнарны дару белән тәэмин итү, югары технологияле җиһазларга техник хезмәт күрсәтү, аларны ремонтлау һәм материаллар сатып алуга, эшләүче гражданнарны шифаханә шартларында тернәкләндерү, сәламәтлек саклау учреждениеләрен капиталь ремонтлау һәм төзүгә өстәмә акча бүлеп бирергә тәкъдим итте.
Шулай ук ТР бюджет проекты буенча комитет карарында дәүләт медицина учреждениеләрендә эшләүче логопедларга хезмәт хакын күтәрергә кирәклеге билгеләп үтелә.
Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова амбулатория-поликлиника звеносын фианслауны арттырырга кирәклеген билгеләп үтте, чөнки гражданнарның 80 процент мөрәҗәгате аларга туры килә.
Комитет рәисе урынбасары Татьяна Воропаеваны авыруларны дәвалау урынына илтү хезмәтен субсидияләү проблемасы кызыксындырды.
ТР Дәүләт Советы каршындагы "Мәрхәмәт" хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Илсөя Мезикованы социаль якланмаган категория гражданнарны торак белән тәэмин итү мөмкинлеге кызыксындырды.
Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева, министрлык бу тәкъдимне федераль дәрәҗәдә белдерде, әмма бернинди карар да кабул ителмәде, диде.
Шулай ук бүген комитет утырышында депутатлар "2016 елга Татарстан Республикасы мәҗбүри медицина иминияте территориаль фонды бюджеты турында"гы ТР закон проектын карадылар һәм хупладылар.
Комитет утырышында Татарстан Республикасында пенсионерларның яшәү минимумын билгеләү турындагы закон проекты каралды һәм хупланды. Бу пенсиягә федераль социаль түләүләре күләмен билгеләү өчен кирәк. Аны 7526 сум итәргә тәкъдим итәләр. Депутатлар бертавыштан риза булды.
Шулай ук комитет әгъзалары "Физик культура һәм спорт турында" гы һәм Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында"гы ТР Законына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектларын карадылар һәм хупладылар.
Шулай ук Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының инвалидларны техник тернәкләндерү чаралары белән тәэминаты мәсьләсе буенча мәгълүмат тыңланылды.