Дәүләт Советына Татарстан Президенты тарафыннан кертелгән 2016 елга бюджет проекты, хәзерге вакытта профиль юнәлешләре буенча барлык парламент комитетлары утырышларында тикшерелә. Чистай, Түбән кама, Казан һәм Буада зона киңәшмәләре үткәрелде. 2 октябрьдә парламент тыңлаулары узды. 8 октябрьдә бюджет, салым һәм финанслар буенча төп комитет утырышы булыр дип көтелә, анда парламент комитетларының барлык тәкъдимнәре һәм кисәтүләре гомумиләштереләчәк.
Татарстанның төп финанс законының төп параметрлары турындагы докладлар белән ТР икътисад министры урынбасары Олег Пелевин һәм ТР финанс министры урынбасары Алла Анфимова чыгыш ясады.