ТР икътисад министры урынбасары Олег Пелевин һәм ТР финанслар министры урынбасары Данил Волков республиканың социаль-икътисади үсеш фаразлары һәм төп финанс законның нечкәлекләре турындагы докладлар белән чыгыш ясадылар.
Күпчелек макроикътисади күрсәткечләр республика икътисадының үсеш темплары (2010 елда 5,4 проценттан 2015 елда 3,3 процентка кадәр) кимүе белән бәяләнә. Олег Пелевин билгеләп узганча, бу геосәяси вазгыять кискенләшүе дәвам итү, фонд базарындагы киеренкелек, валюта һәм нефть базарларындагы тотрыксызлык белән аңлатыла. "Дөнья икътисады үсеш темплары сүлпәнләнә", - диде ул. 2016 елда Россиядә тулаем эчке продукт 3,3 процентка кимер дип көтелә. Барлык тискәре тенденцияләр, әлбәттә, республика икътисадына йогынты ясый. Әмма, моңа карамастан, ТР Икътисад министрлыгы республика икътисады үсешен 102,2 процентка үсәдип фаразлый.
2015 елның беренче яртысында икътисадның сәнәгать, авыл хуҗалыгы, төзелеш, ваклап сату кебек төп тармаклары буенча тулаем төбәк продукты динамикасы тискәре секторга күчкән. Бу бигрәк тә эшкәртү сәнәгатенә кагыла. Сәнәгать җитештерүе индексы 2012 елда 106,4 проценттан 2014 елда 100,8 процентка кадәр төште. 2015 елга Ссәнәгать җитештерүе индексы (102,1 процент) фаразлаулары акланмады.
Шулай да, республика икътисадындагы кризиска карамастан, парламентарийлар фикерләренчә, ул "ныклык запасы булуын күрсәтә". Татарстанда икътисад үсеше күрсәткечләре гомумроссия күрсәткечләреннән артып китә. Тулаем төбәк продукты 1,6 трлн сумнан арткан. Икътисад структурасында сизелерлек үзгәрешләр булды. Сәнәгатьтә эшкәртүче сәнәгать өлеше 70 процентка җиткән, ә чимал сегменты 22 процентка кадәр кимегән. Нефть эшкәртү күләме ике тапкырдан да күбрәк булган. Тышкы сәүдә әйләнеше күләме 22 млрд доллардан арткан.
Барлык авырлыкларга карамастан, быел инвестицияләр күләме шактый үскән - 17,2 млрд сумга, аларның 70 проценты икътисадның реаль секторына юнәлдерелгән. Алдагы 3 елда тулаем төбәк продукты төп капиталына инвестицияләр өлеше 31 процент чамасы тәшкил итәчәк. Бу күрсәткеч буенча Татарстан Идел буе федераль округы төбәкләре арасында беренче урынны били.
2016 елда төп капиталга фаразланган инвестицияләр күләме 601,5 млрд сум тәшкил итә, 2017 елда – 653,1 млрд сум (25,2 млрд сумга кимрәк), 2018 елда – 720,7 млрд сум. Төп капиталга инвестицияләр күләме үсеш темплары кимү капитал базарындагы киеренкелек һәм кредит ресурслары чикләүгә нигезләнгән.
2016 елга керемнәрнең гомуми күләме 158 млрд 883, 3 млн сум күләмендә фаразлана. Ә республика чыгымнары 164 млрд 716 млн 273,9 мең сум тәшкил итә. Дефицит – 5 млрд 832 млн 949,4 мең сум.
Комитет әгъзалары 2016 елга республика бюджеты проекты буенча фикер алышып, аны беренче укылышта карарга тәкъдим иттеләр.
Шулай ук утырышта депутатлар мәгълүмати системалар һәм мәгълүматлаштыру турындагы республика законын тормышка ашыру барышы буенча фикер алыштылар. Бу хактагы доклад белән ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Тимур Зарипов чыгыш ясады.
Парламентарийлар бу закон эшен югары бәяләде, хокукый акт нәтиҗәле эшли, эшкәртүгә мохтаҗ түгел, диделәр.