ТР закон чыгару органы башлыгы Фәрит Мөхәмәтшин сүзләренчә, әлеге закон проектын эшләүдә Татарстанның барлык министрлыклары һәм ведомстволары өлеш керткән.
“Безгә әле бу мәсьәләгә бер генә әйләнеп кайтмаячакбыз. Әлеге проектны 2 нче һәм 3 нче укылышта карганада, аны 2030 стратегиясенә яраклаштырырга кирәк. Бюджет проекты республиканың муниципаль берәмлекләренә дә йогынты ясый, чөнки без кабул иткән бюджетка бәйле рәвештә, алар үз бюджетларын караячак, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. Ул шулай ук сайлаучылар белән очрашулар барышында тупланылган гозерләр һәм ихтыяҗларның барысын да республика бюджетына берьюлы кертергә мөмкин булмавын да билгеләп үтте. – Хәзерге шартларда көндәшлеккә чыдам булып калу мөһим. Бүген тәкъдим ителгән бюджет керемнәр буенча да, чыгымнар буенча да 6 процентка артыграк. Шулай ук социаль өлкәгә каралган бюджет күләме 70 процентка җитте, узган ел ул 68 процент иде. Бу исә безнең республика халкына социаль мәсьәләләрне хәл итүгә гарантия бирү, бу − хөкүмәтнең төп бурычы”, - диде ул.
“2016 ел бюджеты бик кырыс, безгә һәр тиенне санарга кирәк”, - диде бу мәсьәләдә Фәрит Мөхәммәтшин.