Радик Гайзатуллин: “Берничә ел гамәлгә ашырылып килгән социаль әһәмиятле чаралар 2016 елда да финансланачак”

2015 елның 17 октябре, шимбә
2016 ел бюджетның иң күләмле чыганаклары булып табышка салым, физик затлар кеременә салым, оешмалар милкенә салым торачак. Алар тупланма бюджетның үз керемнәренең 74 проценты, ә республика бюджетында 80 процентын тәшкил итә.

Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советының 12 нче утырышында ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин хәбәр итте.

“Бюджетны әзерләгәндә дөньяда чимал һәм финанс базарында тотрыксызлык хөкем сөргәнен искәртәсем килә. Болар барысы да бюджетны, аеруча аның керем өлешен фаразлаганда, берникадәр авырлыкларга китерде, - диде ул чыгышында. – Республика Финанслар министрлыгы 2016 елга бюджетның керем өлешен формалаштыру буенча эшне икътисад министрлыгы, салым хезмәте, тармак министрлыклары, оешмалар белән берлектә алып барды. Аерым салымнар буенча исәпләүләр ясалды, җирле бюджетларның керем өлешен тулыландыру буенча муниципалитетларның тәкъдимнәре дә тикшерелде. Җирле муниципаль берәмлекләр белән уздырган чаралар нәтиҗәсендә, 2016 елга җирле бюджетларның керемнәре күләме алар белән расланды һәм бу өлкәдә каршылыклар юк.”

Керемнәр буенча фаразлама республиканың социаль-икътисади үсешенең инвестицион һәм инновацион юнәлешләрен көчәйтү буенча мәсьәләләрне дә берникадәр хәл итә. Әлеге максатка салым буенча ташламалар аша ирешеп була. Радик Гайзатуллин бу юнәлешләр буенча тиешле закон актлары гамәлдә булуын ассызыклады. Дәүләт Советының сентябрь ахырында узган сессиясендә салым салуның гадиләштерелгән системасы буенча ташлама вакыты озайтылды, синтетик мотор майларын җитештерүчеләр өчен оешмалар милкенә салым буенча ташламалы ставка расланды. Моннан тыш, 2016 елга сәүдә объектларына милеккә салым буенча ставкалар планлаштырылган булса да, күтәрелми һәм 2015 ел дәрәҗәсендә калачак, дип белдерде министр чыгышында.

Аның сүзләренчә, Татарстан Республикасының тупланма бюджетына физик затлар табышына салым 2016 елда 59,3 млрд сум күләмендә, республика бюджетына исә 41,5 млрд сум күләмендә керер дип көтелә. Салым күләмен санаганда икътисад министрлыгы фаразлаган хезмәт хакы фонды, аның үсеш темпы, салым җыелуының уртача проценты кебек күрсәткечләр файдаланылган.

Шуны да әйтергә кирәк, физик затлар кеременә салым күләмен фаразлаганда, соңгы елларда беренче тапкыр үсешнең ким индексы алынган. 2016 елга ул агымдагы елда көтелгән үсешнең 103,2 процентын тәшкил итәчәк.

Салым күләмен фаразлаганда, республиканың эре һәм урта оешмаларының бизнес-проектлары файдаланылган. Икътисад министрлыгы, салым хезмәте, тармак министрлыклары табышка салымның 65 проценттан артыгын тәшкил итүче оешмалар эшчәнлеген тикшергән. Әлеге мәгълүмат буенча табышка салым 57,3 млрд сум булыр дип фаразлана.

Татарстан Республикасының тупланма бюджетына 2016 елда 18,9 млрд сум күләмендә акцизлар керәчәк.

Юл эшләре программасын финанслау чыганагы булган нефть продуктларына акцизлар тупланма бюджетта 6,8 млрд сум, ә республика бюджетында 6,1 млрд сум күләмендә булыр дип көтелә.

2016 елда оешмалар милкенә слынган салым күләме 19,7 млрд сум булыр дип фаразлана. Тулысынча муниципаль берәмлекләр бюджетында туплана торган физик затлар милкенә салым исә киләсе елда 776 млн сум булуы көтелә. Министр физик затлар милкенә салым киләсе елдан яңа тәртип буенча җыелачагына игътибарны юнәлтте. Ул күчемсез милекнең кадастр бәясеннән чыгып санала башлавы хакында хәбәр итте. Җирле бюджетлар өчен җир салымы да төп керем чыганагы булып тора. 2016 елда ул 7,2 млрд сумны тәшкил итәчәк.

Киләсе елда транспорт салымы 3 млрд 876 млн сум күләмендә керәчәк. ТР Бюджет кодексы нигезендә транспорт салымы фаразланган күләмдә юл фондына юнәлдереләчәк. Салым күләмен санаганда салым базасы турында хисап, теркәлә торган машиналарның саннары һәм сыйфаты үзгәрү динамикасы нигез итеп алынган.

2016 елга бюджет фаразында социаль әһәмиятле чыгымнар өлеше 5 процентка арта һәм барлык чыгымнарның 74,7 процентын тәшкил итәчәк.

ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин  әйтүенчә, 2016 елда мәгариф объектларын капиталь төзекләндерүгә 2,6 млрд сум, модульле фельдшерлык-акушерлык пунктларын салуга 330 млн сум, республика халкын чиста су белән тәэмин итүгә 650 млн сум, авыл клублары төзүгә һәм мәдәният биналарына капиталь ремонт ясауга 625 млн сум күләмендә акча каралган.

Шулай ук, балаларның сәламәтләндерү лагерьларына, яшүсмерләр клубларына, парк һәм скверларга, социаль хезмәт күрсәтү учрежденияләренә капиталь ремонт ясау, спорт мәйданчыклары төзү дәвам ителәчәк.

“Берничә ел гамәлгә ашырылып килгән социаль әһәмиятле чаралар 2016 елда да финансланачак. Аларның гомуми күләме 4,9 млрд сум. Алар барысы да ТР дәүләт программаларына кертелде”, - диде минстр.

Моннан тыш, 2016 ел бюджетында федераль программаларга кушылып финанслау, бюджет учредженияләренең милкенә салым түләү, капиталь кертемнәргә ассигнованиеләр һәм юл эшләренә дә акча каралган булуын ассызыклады Радик Гайзатуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International