Рөстәм Миңнеханов: Республикада инвесторлар өчен мөмкин кадәр уңайлы шартлар тудырырга кирәк

2015 елның 19 октябре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Инвестицион советының чираттагы утырышын уздырды.  
Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
Утырышны ачып, Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы Президентының 2015 елның 13 октябрендәге Указы белән  бу органның эшчәнлеген камилләштерү максатларында «Татарстан Республикасы Инвестицион советын төзү турында» Татарстан Республикасы Президенты Указына үзгәрешләр кертелгән.
Татарстан Республикасы Инвестицион советы эшен яңа нигезгә куярга кирәк, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Инвестицион совет президиум
ы төзеләчәк, аның утырышлары кимендә аена бер мәртәбә уздырылачак, һәм аның карарлары гамәли характерда булырга тиеш. Татарстан Республикасы Инвестицион советының үз утырышлары кимендә елына бер мәртәбә уздырылачак.
Безгә республикада инвесторлар өчен мөмкин кадәр уңайлы шартлар тудырырга кирәк, дип саный Рөстәм Миңнеханов. Бу хәзерге катлаулы икътисадый һәм сәяси ситуациягә бәйле рәвештә инвестицияләр җәлеп итү авырайган заманда аеруча актуаль.
Инвестицияләрне җитәрлек күләмдә җәлеп итү икътисад үсешенә китерәчәк, яңа эш урыннары булдыруны, бюджетка салымнар рәвешендә яңа керемнәр килүне тәэмин итәчәк, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Моннан тыш, аның фикеренчә, барлык кирәкле инфраструктураны булдыруга игътибарны арттыру аеруча мөһимбу потенциаль инвесторларга үз бизнесын оператив үстерергә мөмкинлек бирәчәк.
Безгә, үзебезнең эре инвестицион мәйданчыкларыбыз «Алабуга» МИЗ, «Мастер»  КИП белән бергә, башка территорияләргә дә игътибар бирергә кирәк.
Төп нотык белән Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, тулаем инвестицион проектлар базасында 764 млрд. сумлык 152 проект бар. Инвестицияләрнең иң зур күләме сәнәгатькә һәм авыл хуҗалыгына, шулай ук төзелешкә, медицинага һәм башкаларга туры килә.
Киләчәк инвестицион климатны яхшыртуны таләп итә торган мәсьәләләр арасында, Талия Минуллина районнар һәм дәүләт органнары арасында инвестицион проектлар өлкәсендәге карарларның килештерелмәвен, проект документациясен эшләүгә акчалар булмауны, шулай ук инженер инфраструктурасы булмауны атады.
Нотыклар белән Татарстан Республикасы Инвестицион совет утырышында Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов, Эшкуарлар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов, «Татарстан-2030» проекты региональ офисы җитәкчесе Владимир Грицких чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International