Татарстан белән MasterCard арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды

2015 елның 3 октябре, шимбә
Бүген Татарстан Республикасы һәм MasterCard халыкара түләү системасы социаль-икътисадый үсеш максатыннан мәгълүмати-түләү хезмәтен күрсәтү өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында килешү имзаладылар. Чара "Сочи-2015" халыкара инвестиция форумын барышында узды. 

Документка имзаларын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм MasterCardның тиз үсүче Европа базарлары төбәге президенты Белла Ставчански куйдылар. 

Килешү карта белән түләү һәм заманча түләү технологияләрен тагын да киңрәк үзләштерүгә юнәлдерелгән проектларны тормышка ашыру мөмкинлеген күздә тота.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстаның MasterCard белән хезмәттәшлеге күп еллар дәвам итә. MasterCard технологик алымнары 2013 елгы Универсиадага әзерлек барышында, "Электрон Хөкүмәт" проектларында файдаланылды. "Безнең партнерлык мөнәсәбәтләре алга таба да үсер дип өметләнәм", - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

"Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлек яңа сыйфат дәрәҗәсенә чыгуына без шатбыз. MasterCard республиканың яңа проектларны үстерүгә әзерлеген югары бәяли, - дип билгеләп үтте Белла Савчански. - Иновацион түләү технологияләрен кертү - MasterCardның Россиядәге стратегик юнәлешләрнең берсе".

Якын арада яклар бердәм түләү-идентификация җиһазын булдыру эшен башлый - "Татарстан Республикасында яшәүче картасы" - һәм "Кулдагы акчасыз шәһәр" концепциясен эшлиячәкләр, ул аннары Казан иярчен-шәһәре Иннополиста гамәлгә ашырылачак. Республикада кулдагы акчасыз түләүләрне кертү эше дәвам итәчәк - транспортта, медицина һәм мәгариф өлкәсендә, спорт объектларында карталы түләү кертелә. 

Төбәк кешеләре арасында финанс белемен арттыру һәм карта белән түләүне популярлаштыруга аерым игътибар биреләчәк.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International