Татарстанда минималь хезмәт хакы күләме турында килешү имзаланды

2015 елның 2 октябре, җомга
Бүген Казанда ТР Профсоюзлар федерациясе, ТР Эш бирүчеләр координацион советы һәм ТР Министрлар Кабинеты арасында Татарстанда минималь хезмәт хакы турындагы килешүгә кул куелды. Документны ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова һәм ТР Предприятиеләр һәм эшмәкәрләр ассоциациясе президенты, ТР Эш бирүчеләр координацион советы рәисе Александр Лаврентьев имзалады.

Әлеге килешү нигезендә, ул имзаланган көннән, ТР икътисадының бюджеттан тыш оешмаларында аена 7309 сумнан да ким булмаган минималь хезмәт хакы билгеләнә. Ул сумма эшкә яраклы халык өчен яшәү минимумы дәрәҗәсенә якынайтылган.

ТР Министрлар Кабинетында узган килешүне имзалауда республика Хөкүмәте әгъзалары, ТР Дәүләт Советы депутатлары, ТР Президент Аппараты хезмәткәрләре, федерация һәм республика министрлыклары, ведомстволары һәм структуралары вәкилләре катнашты.

Илдар Халиков билгеләп узганча, Татарстанда инде өченче тапкыр социаль партнерлык яклары тарафыннан мондый килешүгә кул куела. ТР Премьер-министры искәрткәнчә, ул беренче тапкыр 2007 елда имзаланган иде, бүгенгә республикада 2014 елда кабул ителгән икътисадның бюджеттан тыш секторы оешмалары өчен 6420 сум күләмендәге минималь хезмәт хакы турындагы килешү гамәлдә иде.

"Килешү элеккегедән аермалы булган шартларда имзалана - агымдагы ел ил буенча шактый киеренке. Россия икътисады кимү факторлары Татарстан икътисадында да чагыла. Шуңа да безнең төп макроикътисади күрсәткечкечләр узган елгы дәрәҗәдән артмый. Бу тышкы һәм эчке базарларда ихтыяҗ кимү белән бәйле. Шул ук вакытта, агымдагы елның гыйнвар-июль айларында Татарстан сәнәгый җитештерү күләме буенча, элеккеге кебек үк, Россия субъектлары арасында бишенче, ИФО төбәкләре арасында беренче урынны били. Икътисади шартларның катлаулылыгына карамастан, республикада инвестицияләр җәлеп итү процессы дәвамлы, производстволар модернизацияләнә, инвестицион проектлар тормышка ашырыла. Быелның беренче ярты еллыгында гына да төп капиталга 207 млрд сум акча җәлеп ителде. Быел 8 айда төзелеш тармагында 121 млрд сумлык эшләр башкарылды, бу былтыргы дәрәҗәдә", - диде Татарстан Хөкүмәте башлыгы.

И.Халиков сүзләренчә, Татарстан төзелеш күләме буенча Россия субъектлары арасында алтынчы, ИФО төбәкләре арасында беренче урынны били. "Бүгенгә республикада 1,5 млн кв метр торак файдалануга тапшырылды һәм без торак төзү планы тулысынча үтәлер дип өметләнәбез", - дип ассызыклады ул. ТР Премьер-министры сүзләренчә, хәзерге вакытта Татарстанда муниципаль дәрәҗәдәге 45 сәнәгый мәйданчык бар.

"Татарстан Президентының республика Дәүләт Советына юлламасында аларны үстерү зарурлыгы турында әйтелде", - диде ул. Илдар Халиков билгеләп узганча, социаль өлкәдә, иң беренче чиратта, эш базарында тотрыклы вәзгыять саклана. Август азагында мәшгульлек үзәкләрендә 16,3 мең эшсез кеше яки икътисади актив, ягъни хезмәткә яраклы халыкның 0,79 проценты исәптә торган. "Биредә безне яшьләрнең мәшгульлегенә бәйле вәзгыять борчый. Проблеманы хәл итү зарур", - диде ул.

ТР Премьер-министр хәбәр иткәнчә, агымдагы елның гыйнвар-июль аенда ТР предприятиеләре һәм оешмаларында, шул исәптән кече эшмәкәрлектә эшләүчеләрнең хезмәт хакы 28 мең 682 сумны тәшкил иткән һәм, узган елның шул чоры белән чагыштырган вакытта, 8 процентка арткан. Шул ук вакытта реаль хезмәт хакы 4,6 процентка кимегән. "ТРда Россия Президентының "май указы" нигезендә, бюджет өлкәсендә хезмәт хакларын арттыру буенча чаралар күрелә. РФ төбәкләре арасында агымдагы елның гыйнвар-июнь айларында уртача хезмәт хакы күләме буенча Татарстан 26нчы урынны биләде, ә үсеш тизлеге буенча - 7 нче урынны. ИФО төбәкләре арасында республика эш хакы буенча 1 нче урынны алып тора. Уртача хезмәт хакы тотрыклы үсүгә карамастан, ТРда яшәү минимумыннан түбән хезмәт хакы алучылар саны кимеми. Бу зур һәм урта предпряитиеләрдә эшләүчеләргә дә, кече предприятиеләрдә хезмәт куючыларга да кагыла. Әлеге күрсәткечләрдә, чыннан да, түбән хезмәт хакы да, конвертта түләүләргә бәйле шартлы түбән эш хаклары да бар. Килешү аз түләнә торган хезмәткәрләрнең эш хакы дәрәҗәсен арттыруга ярдәм итәчәк", - дип сүзен йомгаклады Татарстан Хөкүмәте башлыгы.

ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова үз чыгышында аңлатып узганча, айга 7309 сум - ТР да эшкә яраклы халыкның яшәү минимумының 89 проценты дигән сүз. Ул федераль минималь хезмәт хакы күләменнән 22,5 процентка күбрәк.

ТР Предприятиеләр һәм эшмәкәрләр ассоциациясе президенты, ТР Эш бирүчеләр координацион советы рәисе Александр Лаврентьев сүзләренчә, әлеге килешү нигезендә 2018 елда минималь хезмәт хакы дәрәҗәсен Татарстанның эшкә яраклы халкының яшәү минимумы күләменә кадәр җиткерү күздә тотыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International