Татарстан коррупциягә каршы федераль сәясәт үсешендә алдынгы төбәк булып тора

2015 елның 10 октябре, шимбә
Татарстан коррупциягә каршы сәясәт үсеше мәсьәләләрендә Россиянең алдынгы төбәге булып тора. Бу хакта бүген журналистларга РФ Юстиция министрлыгы каршындагы хокукый мәгълүмат фәнни үзәгенең фәнни һәм укыту эшләре буенча директор урынбасары юридик фәннәр докторы Виктор Астанин хәбәр итте.

“Сез коррупциягә каршы федераль сәясәт үсешендә алдынгы төбәк булып торасыз”, - дип аерым ассызыклады ул.

Виктор Астанин Казанга коррупциягә һәм аның классификация үзенчәлекләре мәсьәләләренә багышланган лекция белән килде.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча уздырылган бүгенге лекцияне Астанин агарту-өйрәтү дәресләре, дип атады. “Иң мөһиме – коррупция күренешләрен күрергә һәм туктатырга өйрәнергә кирәк”, - диде ул.

ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Алексей Песошин фикеренчә, мондый семинар-киңәшмә коррупциягә каршы кискен мөнәсәбәт формалаштырырга тиеш.

Виктор Астанин үзенең чыгышында табыш һәм чыгымнарны декларацияләү үзенчәлекләрен карады. Түрәләргә бүләкләр бирү мәсьәләләре буенча да үз фикерен белдерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International