Дәүләт Советы утырышында 2016 елга ТРның социаль-икътисади үсеше фаразы тәкъдим ителде

2015 елның 17 октябре, шимбә
Бүген бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының 12нче утырышында ТР икътисад министры Артем Здунов 2016 һәм планлы 2017-2018 елларга Татарстанның социаль-икътисади үсеш фаразын тәкъдим итте. Искәртеп узабыз: бүген депутатлар 2016 елга ТР бюджеты проектын карый.

ТР икътисад министры билгеләп узганча, 2016 елга һәм планлы 2017-2018 елларга социаль-икътисади үсеш фаразы Россия икътисады үсешенең база сценариясе нигезендә формалашкан. Әлеге сценарий шартлары нигезендә, 2016 елда нефтькә дөнья бәясе барреле - 60 доллар, 2017 елда барреле 65 доллар дәрәҗәсендә фаразлана.

2016 елда доллар курсы - 56,8 сум, 2017 елда 54,5 сум дәрәҗәсендә фаразлана.

2018 елда, Россия Икътисади үсеш министрлыгы фаразы нигезендә, нефтькә дөнья бәясе барреле 70 долларга кадәр күтәреләчәк, доллар курсы 53,2 сум тәшкил итәчәк. 2015 елда инфляция тизлеге бәясе 111,4 процентка кадәр арттырылган. Фаразланган чорда сценарий шартлары нигезендә, инфляция акрынаю көтелә: 2016 елда - 107 процентка, 2017 елда - 106,3 процентка, 2018 елда - 105,1 процентка.

2016 елда ТР тулаем төбәк продукты динамикасы, фараз нигезендә, алдагы ел белән чагыштырган 102,2 процент тәшкил итәчәк, 2017 елда ТТП үсеше 103,2 процент, 2018 елда 103,4 процент булачак.

Министр билгеләп узганча, сәнәгый җитештерү фаразы республиканың әйдәп баручы предприятиеләренең фаразлы күрсәткечләрен, шулай ук зур күләмле республика инвестицион проектларының планлаштырылган куәтенә чыгу истә тотып формалаштырылган. Фаразланган чорда сәнәгый җитештерүгә төп өлешне нефть эшкәртү, химия һәм нефть химиясе, машина төзелеше кертәчәк.

2016 елда сәнәгый җитештерү күләме 1 трлн 991 млрд сумнан артык, 2017 елда 2 трлн 203 млрд сумнан артык, 2018 елда 2 трлн 367 млрд сум тәшкил итәчәк. 2016 елда сәнәгый җитештерү индексы 102 процент дәрәҗәсендә фаразлана, 2017 елда - 105 процент, 2018 елда - 103 процент.

Киләсе елда авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү 233,8 млрд сум күләмендә фаразлана, 2017 елда - 246,4 млрд сум, 2018 елда - 255,8 млрд сум. Быел авыл хуҗалыгы җитештерү үсеше, фараз буенча, 102,6 процент тәшкил итәчәк. Ә фаразланган чорда авыл хуҗалыгы җитештерүенең уртача еллык үсеше 102,3 процент булачак.

2016 елда төп капиталга фаразланган инвестицияләр күләме - 601,5 млрд сум, 2017 елда - 653,1 млрд сум, 2018 елда 720,7 млрд сум тәшкил итәчәк. Фаразланган чорда тулаем төбәк продуктта төп капиталга инвестицияләр өлеше якынча 31 процент булачак. Төп капиталга инвестицияләр күләме үсеше тизлеге кимү тотрыксыз геосәяси вәзгыятьнең тискәре йогынтысы, капитал базарында киеренкелек, кредит ресурсларыннан файдалану чикләнү белән бәйле, дип аңлатты ТР Икътисад министрлыгы җитәкчесе.

2016 елда төзелеш тармагында үсеш көтелми.2017 елда үсеш - 101,5, 2018 елда 103 процент дәрәҗәсендә көтелә. Торак төзелеше буенча фараз дәүләт республика һәм федераль программаларны истә тотып формалаштырылган. Ел саен Татарстанда 2,4 млн квадрат метр торак файдалануга тапшыру ниятләнә.

2016 елда фаразланган ваклап сату әйләнеше - 783,5 млрд сум, 2017 елда 831 млрд сум тәшкил итәчәк. Халык табышы артуга карап, куллану динамикасы кире үз хәленә кайтыр һәм 2018 елда ваклап сату әйләнеше 885,7 млрд сум яки алдагы елга карата 102 процентка җитәр дип көтелә.

2016-2017 елларда хезмәт хакы фонды буенча төзәтмәләр икътисадның реаль секторында үсеш тизлеге акрынаюга бәйле рәвештә зур һәм урта предприятиеләрдә фаразланган уртача хезмәт хакы күләме кимү белән бәйле. Хезмәт базарында икътисади вәзгыять начарлануга бәйле рәвештә, эшсезлек буенча күрсәткечләр фаразы бераз арту ягына төзәтелгән. 2018 елда теркәлгән эшсезләр саны 20,5 мең кеше дәрәҗәсендә көтелә, теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе - 1 процент.

Фаразланган чорда республикада уртача еллык хезмәт хакы үсеше 107,4 процент тәшкил итәчәк. Шул ук вакытта, министр билгеләп узганча, хезмәт җитештерүчәнлеге арту тизлеге югарырак булырга тиеш - 108,7 процент.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International