Рөстәм Миңнеханов "Татнефть" ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышын үткәрде

2015 елның 21 октябре, чәршәмбе
Бүген Әлмәттә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә "Татнефть" ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.

Утырышта 2015 елның тугыз аенда "Татнефть" ГАҖ бюджеты үтәлеше нәтиҗәләре каралды, агымдагы елның ноябрь аена бюджеты расланды. 2016 елга нефть чыгару һәм геология-техник чаралар планнары турында мәгълүмат тыңланды. 

2015 елда "Татнефть" ГАҖ нефть чыгару күләме 26,707 млн. тонна булыр дип көтелә, шул исәптән Әшәлче ятмасында - 378,1 мең тонна. 

2016 елда нефть чыгаруны тәэмин итүче геология-техник чаралар күләме бораулау һәм яңа скважиналаларны сафка кертүгә бәйле була. Югары үзле нефть чыгару өчен 400 гаризонталь скважина бораулау планлаштырыла. 2016 елда су басымы белән катламнарны аеру күләме артачак, шулай ук скважиналарның эллекеге фондын торгызу буенча эш дәвам ителәчәк. 

"Татнефть" ГАҖ җитештерү системасының нәтиҗәлеген арттыру программасының башкарылуы барышы, структураны һәм идарә итү алымнарын камилләштерү барышы каралды. Стратегик максат - компаниянең бәясен 2025 елга икеләтә арттыру һәм нефть чыгаруның еллык күләмен 30 млн. тоннага кадәр җиткерү. Нефть эшкәртү секторында "ТАНЕКО" комплексы төзелешен тәмамлау һәм 2018 елда нефть эшкәртү күләмен 14 млн. тоннага кадәр арттыру планлаштырыла. Берәмләп сату бизнесын үстерү кысаларында 2025 елга нефть һәм газ продуктларын сату күләмен 1,7 мәртәбә арттыру һәм опперацион чыгымнарны оптимизацияләү буенча чаралар эшләнә. 

Компания эшчәнлеге нәтиҗәлеген арттыру өчен берничә инициатива гамәлгә ашырыла: максталар буенча идарә системасын кулланышка кертү, скважиналар төзү белән идарә фунцияләрен үзәкләштерү, товарлар һәм хезмәт күрсәтүне сатып алу белән идарә системасы нәтиҗәлеген арттыру, чыгымнарны киметү, инновацион технологияләрне, сакчыл җитештерүне кертү. хезмәткәрләрне нәтиҗәлекне арттыру буенча эшкә җәлеп итү өчен компаниядә  коропратив социаль челтәр булдыдырлган. Әлеге ресурс эффектив проект командаларын җыярга, мәгълүмат белән алышуны тәэмин итәргә, профессиональ берләшмәләрне оештырырга, хезмәткәрләргә компания тормышындагы күренекле чаралар турында хәбәр итәргә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International