РФ Финанслар министрлыгы 2016 ел чыгымнарын агымдагы ел дәрәҗәсендә калдырырга тәкъдим итә

2015 елның 20 октябре, сишәмбе
РФ Финанслар министрлыгы Россия Федерациясенең 2016 елга бюджетында чыгымнарны агымдагы ел дәрәҗәсендә калдырырга тәкъдим итә, дип белдерде финанслар министры Антон Силуанов.
"Без Хөкүмәткә чыгымнарны агымдагы ел дәрәҗәсендә калдырырга тәкъдим итәбез", - диде Силуанов журналистларга. Ә бу, үз чиратында 2015 елга һәм 2016-2017 елдагы план чорына бюджет турында законда каралганча, чыгымнарны 650 миллиард сумга киметүне аңлата.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International