Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Финанс министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Максатлар һәм бурычлар
Җитәкчелек
Структура
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Казначылык департаменты
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы тарихы
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы каршындагы Иҗтимагый Совет
Эшчәнлек
Элемтәләр
Өстенлекле проектлар
Бюджет
Ачык бюджет
Бюджет реформасы
Бюджетара мөнәсәбәтләр
Аналитик-статистик материаллар
Хәбәр
Ситуацион үзәк
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы тору
Җәмәгатьчелек катнашуы
Социаль эшмәкәрләргә һәм СО НКОга ярдәм
Документлар
Министрлыкның эчке документлары
Министрлык эшчәнлеген тәртипкә сала торган документлар
Ведомство программалары
Бюджет һәм салым өлкәсендә Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы әзерләгән Татарстан Республикасы норматив акт проектлары
Россия Федерациясенең норматив-хокукый актлары
Җайга салуга тәэсир итүне бәяләү
Исәп һәм хисап
Персональ мәълүматны эшкәртү
Матбугат хезмәте
Фото
Җитәкчелек чыгышлары
Пресс-релизлар
Промо-материаллар
Аккредитацияле журналистлар
Контактлар
Халык мөрәҗәгатьләре өчен
Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен “Кайнар линия”
Интернет кабул итү бүлмәсе
Мөрәҗәгать итү тәртибе һәм кабул итү сәгатьләре
Гомум Россия халыкны кабул итү көне
Законнар
Халык мөрәҗәгатьләрен карау турында хисап
"Уңайлы мохит" программасы
Түләүсез юридик ярдәм
Еш бирелүче сораулар
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы
Илдар Халиков Алексей Шапошников җитәкчелегендәге Мәскәү шәһәре делегациясе белән очрашты
2015 елның 31 октябре, шимбә
Илдар Халиков рәсми затларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламләү сүзләрен җиткерде. “Татарстанда Мәскәү көннәрен үткәрү күркәм традициягә әйләнде. Мәскәү дә, Татарстан да моны рәсми чара кебек кенә түгел, яхшы дуслар очрашуы буларак кабул итә. Элемтәләр, таныш йөзләр арта бара, - бу безнең өчен бик мөһим”, - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Хөкүмәте башлыгы. Ул республикада Мәскәү көннәрен үткәрү традициясенең 2011 нче елның мартыннан бирле башлануын билгеләп, изге традиция дәвам иттерелер дигән ышанычта калды.
“Мәскәү – үзенә бер төрле субъект. Ул илнең эре төбәге, илнең башкаласы гына түгел, ә эре мегаполис, үзенчәлекле холкы, тарихы булган шәһәр. Безгә Мәскәүдән өйрәнерлек әйберләр байтак”, - дип Илдар Халиков Мәскәүнең теге яки бу программасы тәҗрибәсен өйрәнергә дип, республика Хөкүмәтенә йөкләмәләр шактый килеп ирешүен ассызыклады. Ул Мәскәүдә социаль программалар, шәһәрне ямьләндерү, җиһазландыру буенча программалар күп булуын шәрехләп үтте.
“Әлбәттә, Мәскәү һәм Татарстан арасында икътисади мөнәсәбәтләр дә бик яхшы. Һичшиксез, бу мөнәсәбәтләрдә Татарстан өчен Мәскәү беренче урында тора”, - диде Илдар Халиков.
Хөкүмәт башлыгы билгеләп узганча, спорт өлкәсендә дә Татарстан белән Мәскәүнең үзара мөнәсәбәтләре бик яхшы.
Алексей Шапошников җавап чыгышында 2011 нче елда Мәскәү белән Татарстан арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелгәнен искәртеп: “Татарстан – Мәскәүнең эре икътисади партнерларының берсе”, - диде. Ул Россия башкаласы һәм Татарстан арасында товар әйләнеше күләме елдан-ел артуын билгеләп үтте. Узган елда ул 73,5 млрд сум тәшкил иткән, бу, 2013 нче ел белән чагыштырганда, 1,5 тапкыр артык. Мәскәү шәһәре Думасы Рәисе агымдагы елда ике субъект арасында товар әйләнеше 73 млрд сумнан артып китәчәгенә өмет баглады. “Мәскәү Татарстанның терлекчелек, авыл хуҗалыгы, автомобиль, югары технологияләр өлкәсендәге продукциясен күпләп кулланучы булып тора”, - диде А. Шапошников. Ул Мәскәүнең дә, Татарстанның да югары технологияле инновацион производствоны актив үстерүен билгеләп үтте. “Бу өлкәдә хезмәттәшлек тәҗрибә алмашуга һәм уртак продукцияне булдыруга юнәлдерелергә тиеш”, - диде.
Алексей Шапошников спорт, туризм, мәдәният, мәгариф, сәламәтлек саклау өлкәсендә дә тыгыз хезмәттәшлек җайга салынганын билгеләп узды. “Әйтик, Казан табиблары өчен Мәскәүдә стажировкалар оештырыла. Татарстанда медикаментлар, медицина җиһазлары сатып алына. Мәскәү һәм Татарстан югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү буенча әйдәп баручы төбәкләр булып санала”, - диде Мәскәү шәһәре Думасы Рәисе.
Ул Мәскәүдә уртак белем бирү проекты гамәлгә ашырылуын билгеләп үтте – Мәскәүдә татар компонентлы балалар бакчасы һәм мәктәп эшли. “Без, үзебезгә килгәндә, татар халкының телен, традицияләрен, мәдәниятен саклап калу йөзеннән, моңа ярдәм итәргә әзер. Барысы да телдән башлана”, - диде.
А. Шапошников Мәскәүдә бүген 0,5 млн-нан артык татар гомер кичерүен шәрехләп узды. Ул Мәскәүдәге татарлар җәмгыятенең актив булуын һәм аларның социаль, сәяси тормышка актив йогынты ясавын билгеләп узды.
Ул киләсе 2016 нчы елга, Мәскәү шәһәре Думасы һәм Татарстан Дәүләт Советы арасында килешүгә 20 ел тулу уңаеннан, Татарстаннан делегацияне чакырып калды. “Мәскәү һәрвакыт ачык. Бүгенге мөнәсәбәтләрне халыкара дәрәҗәгә чыгара алырбыз дип ышанам”, - дип тәмамлады чыгышын Алексей Шапошников.
Илдар Халиков журналистлар белән әңгәмә барышында шәрехләп узганча, Казанга төрле субъект вәкилләре күп килә, әмма күп кенә юнәлешләр буенча үрнәк тәҗрибәсе булган һәм аны файдалана алырлык эре субъектлар белән очрашулар еш булмый. “Бу визит үзара элемтәләрнең тыгыз булуы дәлиле. Ватандашлар белән тыгыз багланышлар гына түгел, спортта, мәдәнияттә үзара хезмәттәшлек ныгый һәм, иң мөһиме, икътисади элемтәләр үсә. Бу хезмәттәшлек җиһаз, техника белән тәэминатта гына чагылыш тапмый. Соңгы елларда мәгълүмати технологияләр, инновацион проектлар белән тәэмин итү өлкәсендә хезмәттәшлек көчәя һәм моны дәвам иттерергә теләр идек”, - дип белдерде Премьер-министр.
Алексей Шапошников журналистларга, алга таба Мәскәүдә файдалану өчен, Татарстаннан өйрәнерлек юнәлешләр күп булуын билгеләп үтте. “Чыннан да, Татарстан – Мәскәүнең эре партнерларының берсе”, - дип таный ул.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
16
декабрь, 2025 ел
Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты "Яшел Үзән" махсус икътисадый зонасы өчен салым ташламаларын кертүне хуплады
Бүген Дәүләт Советында Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышы узды, анда парламентарийлар аерым өлкәләрдә салымнарны җайга салуга кагылышлы республика закон проектларын карадылар. Моннан тыш, утырышта катнашучылар профиль комитетының 2025 елдагы эше турында хисап тыңладылар, шулай ук алдагы чорга якынча эш планын расладылар.
12
декабрь, 2025 ел
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов яңа кунакханәләр өчен салым ташламаларын озайтуны раслады
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «өч йолдыз» категориясеннән түбән булмаган, 50 номерлы яңа кунакханәләр өчен салым ташламаларын 2030 елның 31 декабренә кадәр озайту турындагы канунга кул куйды.
9
декабрь, 2025 ел
9 декабрьдә дөньяда Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә
Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне кысаларында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Казначылык департаментында яшьләр активы коррупциягә каршы көрәшне модельләштерүче команда уены – «Коррупциягә каршы Дженга» уздырды.
8
декабрь, 2025 ел
2025 елның 1 декабрендә физик затларның милек салымнарын түләү срогы килеп җитте
Салым вакытында түләнмәгән очракта, 2 декабрьдән түләү вакыты узган һәр көн өчен пенялар исәпләнә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз