Республиканың 2015 нче елгы бюджетына үзгәрешләр кертелә

2015 елның 15 декабре, сишәмбе

“2015 нче елга һәм 2016, 2017 нче еллар планлы чорына ТР бюджеты турында” ТР законына үзгәрешләр кертү турындагы” ТР закон проектын кертү мәсьәләсе буенча ТР финанс министры Радик Гайзатуллин чыгыш ясады. Ул ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан закон проектының Татарстанның Бюджет кодексы нигезендә кертелүен билгеләп узды.

Радик Гайзатуллин билгеләп узганча, закон проекты нигезендә, бюджетның керем өлешен 10 млрд 274,4 млн сумга арттыру ниятләнә. 2015 нче ел өчен бюджет үтәлеше фаразлары буенча, республиканың салым һәм салымнан тыш керемнәрен 7 518,7 млн сумга арттыру күздә тотыла. Бюджетның чыгым өлешен 5,9 млрд сумга арттыру планлаштырыла.

Чыгымнарның саллы өлеше автомобиль юлларына капиталь ремонт буенча башкарылган эшләр өчен түләү, сусаклагыч зоналары, парк һәм скверларны ямьләндерүгә, социаль һәм мәдәни өлкә объектларын капиталь төзекләндерүгә, троллейбус һәм трамвайларны сатып алу чыгымнарын бергәләп финанслауга, социаль әһәмияткә ия мәдәни, спорт чараларын оештыруга, бюджет учреждениеләрен матди-техник тәэминатка юнәлдерелгән. Бюджет дефицитын 5,9 млрд сумга кыскарту ниятләнә. Шушы тәкдимнәр буенча, агымдагы елга Татарстан бюджеты керемнәренең гомуми күләме 201 млрд 595 млн сум тәшкил итәчәк, чыгымнарның гомуми өлеше – 212 млрд 414 млн, дефицит – 10 млрд 849 млн сум. Бюджет кытлыгы тулысынча каплана, аны финанслау чыганаклары булып, республика бюджеты чараларының калдык өлеше, акцияләрне сатудан кергән акча, юридик затларга бирелгән бюджет кредитларын түләүдән кайткан акча санала.

Комитет рәисе Леониңд Якунин билгеләп узганча, тулаем алганда, республика икътисады 2015 нче елны югары дәрәҗәдә узды. “Ни өчен дигәндә, үз керемнәребез һәм федерациядән кергән акча хисабына, без бюджет керемнәрен берничә тапкыр арттыруга ирештек”, - дип белдерде ул. Аның әйтүенчә, билгеле мәгълүматлар буенча, кайбер төбәкләр быел очын очка көчкә ялгаган. “Финанс, салым органнарына рәхмәтемне җиткерәсем килә”, - диде Л. Якунин. Аның тәкъдиме буенча, депутатлар Дәүләт Советына закон проектын кабул итүне тәкъдим итте.
ТР Мәҗбүри медицина иминияте территориаль фонды директоры Алсу Мифтахова “2015 нче елга һәм 2016, 2017 нче еллар планлы чорына ТР Мәҗбүри медицина иминияте территориаль фонды бюджеты турында” ТР Законына үзгәрешләр кертү турындагы” ТР закон проекты буенча доклад белән чыгыш ясады. Үзгәрешләргә килгәндә, быел фонд керемнәренең 38 млрд 737,7 млн сумга, чыгымнарның 39 млрд 611,9 млн сумга кадәр артуы күздә тотыла. Комитет закон проектын хуплады.

ТР Президентын сайлауга әзерлеккә һәм уздыруга бүлеп бирелгән бюджет чараларының сарыф ителеше турында ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин хисап тотты. Татарстан бюджетыннан сайлауны үткәрү өчен, 226 млн 579, 5 мең сум акча бүлеп бирелгән. Аның 212, 3 млн сумы барлык дәрәҗәдәге сайлау комиссияләренә бүлеп бирелсә, 14, 2 млн сум Үзәк сайлау комиссиясе чыгымнарын тәшкил иткән.

Комитет хисап белән танышып, аны Дәүләт Советы утырышының көн тәртибенә кертергә тәкъдим итте.

Леонид Якунин Бюджет, салымнар һәм финанс комитетының 2015 нче елның гыйнварыннан декабренә кадәр эшчәнлеге турында кыскача сөйләп үтте. “Ел дәвамында комитет башка комитетлар, министрлыклар һәм ведомстволар белән тыгыз хезмәттәшлектә эшләде. Барлыгы 15 утырыш уздырылды, 85 мәсьәлә каралды, аларның 25е – ТР закон проекты, 21 федераль закон проекты, 10 закон чыгару инициативасы яки субъектларның мөрәҗәгатьләре”, - дип белдерде ул. Бүген, шулай ук, комитетның 2016 нчы елга эш планы проекты кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International