Гарвард университетының икътисад профессоры Кеннет Рогофф дәүләт хакимияте органнарының җитәкче хезмәткәрләре өчен лекция укыды

2015 елның 22 декабре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Гарвард университетының икътисад профессоры Кеннет Рогофф дәүләт хакимияте органнарының җитәкче хезмәткәрләре өчен лекция укыды.

Лекция хәзерге финанс һәм геополитик шартларда икътисадның актуаль мәсьәләләренә багышланды. 

Лекцияне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов,  Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дә тыңлады.

Кеннет Рогофф АКШ икътисадының башка илләр икътисадына йогынтысы, Кытай икътисады үсеше һәм бер үк вакытта бу илдән капиталның читкә китүе, Евросоюз әгъза-дәүләтләрендә реформалар мөмкинлеге, рубль курсы түбән булганда Россия икътисадына инвестицияләр кертү перспективалары  темаларын кузгатты.

Лекция тәмамлангач, Кеннет Рогофф шунда катнашучылар сорауларына җавап бирде.

Рөстәм Миңнеханов профессорга лекциясе өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, бүген хәзерге заман икътисады тенденцияләрен белү бик мөһим. Кайбер мәсьәләләр турында без берничә ел элек уйламый идек әле, ә бүген исә – алар борчырлык проблемаларга әверелергә мөмкин, диде Рөстәм Миңнеханов.

Бүген көннең икенче яртысында профессор Рогофф «Икътисадый, финанс һәм геополитик каршылыклар фонында үсеш перспективалары һәм сәяси бурычлар» темасына К(И)ФУның Попечительләр советы утырышлары залында гавами лекция белән чыгыш ясарга җыена.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International