Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды

2015 елның 29 декабре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты, компаниянең Директорлар советы рәисе Рөстәм Миңнеханов Әлмәт шәһәрендә (Татарстан Республикасы) «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды. 

Директорлар советы 2015 елның 11 ае эчендә компаниянең бюджет  үтәлешен карады һәм 2016 елның гыйнварына һәм беренче кварталына бюджетын раслады.

Утырышта «П-Д Татнефть-Алабуга Стекловолокно» ҖЧҖне киләчәктә үстерү турындагы нотык буенча фикер алыштылар. Хәзерге вакытта  предприятие елына 24 мең тоннадан артык продукция җитештерә, яңа, югары ликвидлы продукция төрләре – ровинг тукымалар, туралган пыяла җепселләр, бөтерелгән пыяла җепләр чыгару җайга салынган. «П-Д Татнефть-Алабуга Стекловолокно» ҖЧҖ базасында җитештерүне киңәйтү мәсьәләләре дә каралды.

«УК «Татнефть-Нефтехим» ҖЧҖнең эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм шиннар комплексы предприятиеләрен киләчәктә үстерү мәсьәләләре буенча да фикер алыштылар. 2016 елда ассортиментны киңәйтү һәм йөк һәм җиңел автотранспорт өчен шиннар чыгару күләмнәрен арттыру, җитештерүне оптимальләштерү һәм чыгымнарны киметү эше дәвам итәчәк. 

Директорлар советында шулай ук «Татнефть» ГАҖ эшчәнлегенең башка мәсьәләләре дә каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International