Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич бүген гражданнарны кабул итте.
Бу чара видеоконференция режимында узды, анда Башкортстан Республикасы һәм Татарстан Республикасы, Самара һәм Ульяновск өлкәләре халкының мөрәҗәгатьләре каралды.
Урыннарда гражданнарны кабул итүдә социаль өлкә, сәламәтлек саклау һәм төзелеш мәсьәләләрен кураторлык итүче башкарма хакимиятнең төбәк һәм муниципаль органнары вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасыннан ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. Видеоконференцэлемтә РФ Президентының Казандагы кабул итү бүлмәсеннән оештырылды (Кремль ур.).
Видеоконференцэлемтә барышында Татарстан Республикасының Әлки районы Базарлы Матак авылында яшәүче хатын-кыз "Березка" балалар бакчасын ремонтлауда ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Аның сөйләвенчә, 1976 елда төзелгән бинаның техник хәле начар. Бу мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә 221 бала йөри.
ТР Премьер-министры Михаил Бабичка бу объектка чынлап та капиталь ремонт кирәклеге турында мәгълүмат җиткерде. Объект барып тикшерелгән, балалар бакчасын ремонтлау өчен смета төзелгән.
Илдар Халиков бу объектның 2016 елга мәгариф учреждениеләрен капиталь ремонтлау программасына кертеләчәген белдерде. "Республика Хөкүмәте бу бъектны контрольгә ала", - диде ул.
Алга таба Башкортстан Республикасы, Самара һәм Ульяновск өлкәләреннән үзләренең мөрәҗәгатьләре белән элемтәгә чыктылар.
Гражданнарны кабул итү нәтиҗәләре буенча Михаил Бабич баш федераль инспекторларга каралган мәсьәләләрне хәл итү буенча тиешле чаралар күрергә һәм башкарылган эшләрнең нәтиҗәләре турында хәбәр итәргә кушты.