ТР Премьер-министры Татарстан Хөкүмәтенең сыйфат өчен премиясен алу конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде

2015 елның 18 декабре, җомга

Бүген ТР Хөкүмәте йортында 2015 ел нәтиҗәләре буенча ТР Хөкүмәтенең сыйфат өчен премиясен алуга XI республикакүләм конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Конкурс лауреатларына һәм дипломантларына бүләкләрне ТР Премьер-министры Илдар Халиков тапшырды.

Илдар Халиков үзенең чыгышында билгеләп узганча, соңгы елларда республикада предприятиеләр һәм оешмаларның, халыкара идарә стандартлары нигезләнеп, әйдәп баручы дөнья җитештерүчеләре белән икътисади интеграциясе күзәтелә. Аның сүзләренчә, бу процесста конкурсның да роле бар.

“Конкурс лауреатлары республика товар җитештерүчеләре өчен үрнәк булып тора, - диде ТР Хөкүмәте башлыгы. – Татарстан – бу конкурс даими үткәрелгән аз санлы төбәкләрнең берсе”.

ТР Хөкүмәтенең сыйфат өчен премиясен алу буенча республика конкурсы 2003 елның апрелендә ТР Министрлар Кабинеты карары белән гамәлгә куелган.

ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Альберт Кәримов искәрткәнчә, сыйфат өчен премия ел саен продукция һәм хезмәт күрсәтү сыйфаты, сыйфат белән идарә итүче югары нәтиҗәле ысуллар кертү өлкәсендә сизелерлек нәтиҗәләргә ирешкән предприятиеләргә һәм оешмаларга конкурс буенча бирелә.

Быел 61 оешма заявка бирде. Бигрәк тә Казан, Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Лениногорск предприятиеләре һәм оешмалары активлык күрсәтте. Конкурста машина төзелеше һәм нефть химиясе предприятиеләре, шулай ук сәламәтлек саклау һәм социаль хезмәтләр, төзелеш һәм мәгариф өлкәләре оешмалары да катнашты.

“Сыйфат өчен” Татарстан Хөкүмәте премиясен алуга Республика конкурсын үткәрү кысаларында “2015 елда ТР ның сыйфат буенча иң яхшы менеджеры” һәм “Татарстан Республикасы югары уку йортлары аспирантлары һәм студентлары арасында сыйфат мәсьәләсенә багышланган иң яхшы фәнни-тикшеренү эше” конкурслары үткәрелде.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте премиясен тапшыру буенча Совет карары белән 7 оешмага конкурс лауреаты исеме бирү расланды.

Шулай итеп, 250 дән артык кеше эшли торган производство һәм халык өчен товарлар җитештерү предприятиеләре һәм оешмалар категориясендә “КАМАЗ” ГАҖ тимерче заводына, "Казаньоргсинтез” ГАҖ, “ТАНЕКО” АҖ премияләр бирелде.

250 дән артык кеше эшли торган хезмәт күрсәтү өлкәсендә «ТаграС-РемСервис» ҖЧҖ, “Бәкер”  шифаханәсе дәвалау-профилактика учреждениесе” ҖЧҖ билгеләп үтелде.

250ләп кеше эшли торган хезмәт күрсәтү эшчәнлеге алып баручы предприятиеләр һәм оешмалар категориясендә иң яхшылар рәтендә - «Система-Сервис» идарәче компаниясе” ҖЧҖ, “МХ1” ҖЧҖ. Шулай ук конкурс дипломантларына да бүләкләр тапшырылды.

Бүләкләү тантанасыннан соң Илдар Халиков, ел саен конкурста катнашучылар саны арта, дип зур канәгатьләнү хисе белән белдерде һәм хакимият башлыкларын, шулай ук предприятие оешмалары җитәкчеләрен актив эшчәнлек алып барырга чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International