Илдар Халиков “Татспиртпром” Директорлар советы утырышын уздырды

2015 елның 30 декабре, чәршәмбе

Утырышны ТР Премьер-министры, компаниянең Директорлар советы рәисе Илдар Халиков уздырды.

Анда катнашучылар 2016 елга компаниянең бюджеты һәм “Алкоторг” компаниясенең эшчәнлеге турында фикер алыштылар.

“Татспиртпром” ААҖ генераль директоры Ирек Миңнәхмәтов сәүдә турында оператив мәгълүматларны хәбәр итте. 2015 елда компания 9,467 млн. дал продукция саткан, бу аның өчен рекорд күрсәткеч булып тора.

Бүген Директорлар советында расланган бюджет нигезендә, 2016 елда компания 10,271 млн. дал продукция сатуны планлаштыра. Шулай ук Россия төбәкләрендә сатуны һәм экспортка чыгару арттыру планлаштырыла.

2016 елда “Татспиртпром” 36,847 млрд. сум табыш алырга ниятли. Компания барлык дәрәҗәдәге бюджетка 24,712 млрд. сум салым һәм җыемнар күчерүне планлаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International