Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бүген Россия Пенсия фондының Татарстан бүлегенең йомгаклау коллегиясендә катнашты.
Төп докладны Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе вазифаларын башкаручы Эдуард Вафин ясады. Аның сүзләренчә, бүгенге көндә пенсия белән тәэмин итү дәрәҗәсен күтәрү буенча барлык чаралар комплексы һәм 1млн. 100 меңнән артык татарстанлыга социаль ярдәм күрсәтү чаралары гамәлгә ашырылган.
2015 елда картлык буенча пенсиянең уртача күләме 11%ка артып, 12 мең сум тәшкил итте, дип билгеләде докладчы. Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел тулу хөрмәтенә 75 меңнән артык сугыш ветераны һәм тол калган хатыннарның пенсия һәм матди тәэминаты дәрәҗәсен арттыру буенча чаралар уздырылды. Эдуард Вафин белдергәнчә, 2015 нче елда пенсия һәм башка түләүләргә чыгымнар 175 млрд сумга якын булган, бу 2014 елның шул чорына караганда 25 млрд сумга артык.
2015 елда Пенсия фонды бюджетына 90,7 млрд сум күләмдә иминият взносы җыелган, мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетына 29,1 млрд сум, - диде Эдуард Вафин. Бүгенге көнгә иминият взнослары буенча бурыч 4,8 млрд сум тәшкил итә, шуның 1,8 млрд сумы – шәхси эшмәкәрләрнең Пенсия фондына бурычлары, дип өстәде ул.
2016 елга төп бурычларның берсе буларак, Эдуард Вафин, 1 февральдән эшләмәүче пенсионерларга иминият пенсияләрен индексацияләүне атады.
Йомгаклау киңәшмәсендә катнашучыларны сәламләп, Илдар Халиков, катлаулы икътисади шартларда, бюджет киеренкелегенә карамастан, Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге барлык социаль бурычларны тулы күләмдә үти алды, дип ассызыклады.
ТР Премьер-министры Пенсия фонды бюджетының кытлыгы мәсьәләсенә игътибарны юнәлтте. Аның сүзләренчә, республика җитәкчелеге узган елда иминият пенсиясен түләүгә финанс чаралары белән тәэминатның, 2014 нче ел белән чагыштырганда, кыскарып, 60,2% тәшкил итүе уңаеннан борчыла (2014 елда 62,5%).
ТР Премьер-министры фикеренчә, мәҗбүри пенсия иминиятенә взнослар буенча бурычларны киметү буенча комплекслы чаралар уздыру ведомство эшенең мөһим юнәлеше булып тора. Бу бурыч 2 млрд 165 млн сум тәшкил иткән, ул, алдагы елга караганда, 19,2%ка арткан. Бурычларны түләттерү системасын катгыйрак эшләтергә кирәк, аеруча шәхси эшмәкәрләргә карата, диде ул.
Илдар Халиков Россия Пенсия фондының ТР буенча идарәсендә иминиятләштерелгән затлар өчен шәхси кабинетлар булдыруны уңай бәяләде. “Пенсиягә чыкканда, кеше бюрократия буталчыкларына юлыкмаячагына ышанган булырга, кәрәзле телефонына пенсия турында мәгълүмат килүен генә көтәргә тиеш. Бу безнең төп максат”, - диде ул.
Киңәшмә тәмамланганда ведомство хезмәткәрләренә ТРның мактаулы исемнәре, шулай ук бүләкләр тапшырылды.