Бүген Мәскәүдә «Россия һәм дөнья: киләчәккә караш» Гайдар форумы – 2016 кысаларында «Россия регионнарында инновацион бизнес» рейтингы тәкъдир ителде.
Рейтинг Россия Президенты каршындагы Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе (РХХ һәм ДХ) тарафыннан Россия инновацион регионнары ассоциациясе катнашында (РИРА) әзерләнгән.
Тәкъдир итүдә Татарстан Республикасы Президенты, Россия инновацион регионнары ассоциациясе рәисе Рөстәм Миңнеханов, РХХ һәм ДХ ректоры Владимир Мау, регионнар вәкилләре – РИРА әгъзалары, экспертлар катнашты.
Рейтингның төп максаты – Россия регионнарында инновацион (югары технологияле) бизнесны үстерү шартларын һәм нәтиҗәләрен ачыклау.
Рейтингның максатчан аудиториясе – федераль хакимият органнары, федерация субъектларының башкарма хакимияте органнары, югары технологияле һәм фән сыешлы бизнес вәкилләре.
«Россия регионнарында инновацион бизнес» рейтингы югары технологияле икътисад тармаклары компанияләрендә тупланган, алар ил икътисадына зур өлеш кертәләр.
Тәкъдир итү барышында гамәлдәге рейтинглар белән чагыштырганда бу рейтингның өстенлеге аталды. Бу – беренче чиратта, инновацион бизнес үсешенә акцент, бизнесны үстерү шартларын (мөмкин булган ресурсларны) һәм нәтиҗәләрен бәяләү.
РХХ һәм ДХ ректоры Владимир Мау фикеренчә, рейтинг буенча эшләр алып бару – бик мөһим процесс. Яңа рейтинг һәм аннан килеп чыгучы нәтиҗәләр илдә алдынгы рейтингка әвереләчәк, чөнки ул Россия инновацион регионнары ассоциациясе белән бергә әзерләнә, дип саный Владимир Мау.
Үз чиратында Татарстан Республикасы Президенты, Россия инновацион регионнары ассоциациясе рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүгенгә рейтинг булдыру буенча җитди эш башкарылган. Аның сүзләренчә, рейтинг һәр компонент буенча рейтинг структурасында алдынгы регионнарны ачыклый. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, рейтинг эшләсен өчен бөтен мөмкин булганнарны гамәлгә ашырырга кирәк, моның өчен аның өстенлекле һәм кимчелекле якларын белү зарур.
Ул регионнарны рейтингны формалаштыру процессына актив кушылырга өндәде. Төп бурычларның берсе – рейтинг структурасын сайлап алу буенча региональ бизнес вәкилләренең фикерен белергә һәм аңларга.
Аннары дискуссия уздырылды, анда регионнар вәкилләре рейтинг булдыру принципларына карата сораулар бирделәр.
Рөстәм Миңнеханов әйтелгән тәкъдимнәр һәм кисәтүләр өчен рәхмәт белдерде. Шуннан соң, рейтингны эшләү дәвам итә һәм бу бурычны регионнар вәкилләреннән башка беркем дә хәл итмәячәк, дип мөрәҗәгать итте ул Россия Инновацион регионнары ассоциациясе әгъзаларына.