ТРның Сатып алулар буенча интернет-порталы эшли башлады. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган матбугат конференциясендә ТРның Сатып алулар буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Ольга Редько хәбәр итте.
“Бу портал товар белән тәэмин итүчеләргә Татарстанда нинди сатып алулар барганын белеп торырга ярдәм итә”, - дип ассызыклады Ольга Редько.
Моннан тыш, товар белән тәэмин итүчеләр, ихтыяҗның нәрсәгә зуррак булуын да белә һәм үзе җитештерә торган товар күләмен планлаштыра алачак.
Шулай ук, порталда контроль органның да шәхси кабинеты бар, һәм ул анда хисапларны урнаштыра, кечкенә сатып алулар буенча мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә. Портал исә дәүләт ихтыяҗлары өчен республикада сатып алуларны тагын да үтә күренмәле итә.
Хәзерге вакытта портал аша 7346 заказ ясаучы бар. Потенциаль заказ ясаучылар күләме исә 25 378. Ольга Редько сүзләренчә, киләчәктә 20 меңнән артык товар белән тәэмин итүчене порталга “тоташтыру” ниятләнә.