Рөстәм Миңнеханов РФ Икътисадый үсеш министрлыгының Кече һәм урта эшкуарлык үсеше һәм конкурентлык департаменты директоры Максим Паршин белән очрашты

2016 елның 13 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Мәскәүдә эш сәфәрендә.

Сәфәрнең төп максаты - "Россия һәм дөнья: киләчәккә караш" Гайдар форумы - 2016 чараларында катнашу. 

Форум кысаларында Рөстәм Миңнеханов РФ Икътисадый үсеш министрлыгының Кече һәм урта эшкуарлык үсеше һәм конкурентлык департаменты директоры Максим Паршин белән очрашты. Яклар эшкуарлык үсешенә шарталр булдыруда алга таба хезмәттәшлек итү мәсьәләләре турында сөйләштеләр. 

Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов Татарстанда үткәрелүче чаралартурында сөйләде. Ул ассызыклаганча, эшкуарлыкны үстерү - төбәктә алдынгы юнәлеш. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, бу мәсьәләдә системалы эш итү һәм дәүләт тарафыннан ярдәм күрсәтелү мөһим.

Татарстан Президенты билгеләгәнчә, республика Россия Икътисадый үсеш министрлыгының барлык программаларында да актив катнаша. 

Ул искәрткәнчә, Татарстанда "Лизинг-грант" программасы гамәлгә ашырыла. Сәнәгать мәйданчыкларын, яңа производстволарны һәм эш урыннарын булдыруга муниципаль районнар җәлеп ителә. Татарстанның муниципаль районнарында 45 шундый мәйданчык эшли. 

Моннан тыш, республикада импорты алыштыруга җитди игътибар бирелә, дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов.  

Татарстан Президенты РФ Икътисадый үсеш министрлыгының Кече һәм урта эшкуарлык үсеше һәм конкурентлык департаменты директорын республикага эшкуарлыкның кызыклы проектлары белән танышу һәм эре сәнәгать мәйданчыклары - "Алабуга" МИЗ, "Мастер" Кама индустриаль паркы, һәм гомумән Кама инновацион территориаль-җитештерү кластерын күрү өчен чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International