Финанслар министрлыгы төбәкләрнең кредитларын каплау турында хисап тотачак

2016 елның 5 гыйнвары, сишәмбе

Россия Федерациясенең финанслар министрлыгы 15 гыйнварга кадәр төбәкләрнең әҗәт бурычларының бер өлешен федераль бюджеттан бюджет кредитлары хисабына каплау турында эш нәтиҗәләре буенча хисап тотачак. ИА REGNUM хәбәрчесе белдергәнчә, төбәк бюджетларының әҗәт йөкләнмәләре турында киңәшмә нәтиҗәләре буенча Россия Федерациясенең Хөкүмәте җитәкчесе Дмитрий Медведевның биргән күрсәткмәләреннән чыгып әйтә.

Дәүләт Думасы 2016 елга федераль бюджет кабул итте, документны икенче укылышка әзерләгәндә өстәмә 170 млрд. сумны төбәкләрнең бюджет кредитларын финанслауга тоту турында карар кабул иткән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International