Хезмәт хакының иң ким күләме хезмәткә түләүне җайга салуга һәм вакытлыча эшкә яраксыз булганда, йөкле булганда һәм бәби тапкач пособия күләмен билгеләү өчен һәм мәҗбүри социаль иминиятләштерүнең башка максатларында кулланыла.
Моңа кадәр Минималь эш хакын 2015 елдан 4% күтәрү турында Хөкүмәтнең вице-премьеры Ольга Голодец хәбәр иткән иде. 2015 елның августында ул Россия Федерациясендә хезмәт хакы өчен түләүнең иң ким күләмен күтәрергә кирәклеге турында белдергән иде иде, әмма Хөкүмәттә фикер алышулар авыр барды.
Моңа кадзр хезмәт министрлыгы иң ким хезмәт хакын 2016 елның 1 гыйнварыннан 11,9% арттырырга тәкъдим итте, ә Финанслар министрлыгы, үз чиратында, үз тәкъдимен - аны 1 октябрьдән 7% арттырырга тәкъдим итте.