Рөстәм Миңнеханов: Хезмәт базарында вазгыятьне төгәл күзәтеп торырга һәм нинди белгечләрне әзерләргә кирәклеген аңларга кирәк

2016 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына 2016 елда гаилә институтын ныгыту һәм квалификацияле кадрлар әзерләү мәсьәләләренә күбрәк игътибар итәргә йөкләде. Бу хакта ул ведомство коллегиясенең киңәйтелгән утырышында белдерде. 

Утырыш эшендә шулай ук ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, РФ Социаль иминиятләштерү фонды җитәкчесе Андрей Кигим, ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров,ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре,  социаль иминиятләштерү идарәсе башлыклары, халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре директорлары һәм башкалар катнашты.

Татарстан иминлеге күбесенчә икътисад торышына бәйле, диде Рөстәм Миңнеханов чыгышында. Ул ассызыклаганча, респуканың алга таба үсеше өчен булган көчләрне модернизацияләү һәм яңа тармакларны үзләштерү зарури. Үзгәрешләр кадрларны әзерләү өлкәсенә дә кагылырга тиеш. "Якындагы 5,10 елда бүгенге гадәти һөнәрләр  юкка чыгачак. Аларга алмашка башка белгечлекләр киләчәк. Киләчәк буын әлеге үзгәрешләргә әзер һәм бөтен бурычлар һәм таләпләргә җавап бирерлек булуы бик мөһим. Безгә хезмәт базарында вазгыятьне төгәл күзәтеп торырга һәм нинди белгечләрне әзерләргә кирәклеген аңларга кирәк", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. 

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, актуаль темаларның берсе - хезмәтне саклау. Бу юнәлештә эш бергә башкарылырга тиеш, диде ул. 

"Бүген республикада эш урыннарын бәяләү буенча бик җитди эш алып барыла. Әлегә ул 33 % ка башкарылган. Кешеләрнең нинди мөхиттә эшләвенә сәламәтлекләре бәйле. Әгәр дә без яхшы хезмәт шартларын тәэмин итсәк, гражданнарның тормыш сыйфатына уңай тәэсир итәчәк", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. 

Аның сүзләренчә, 2015 елда Татарстанга җитди авырлыклар юраганнар иде. Ләкин, федераль ярдәм аркасында, республика үзенең социаль-икътисадый күрсәткечләрен саклап кала алды. "Без эш хаклары күләмен, эш урыннары санын, безнең моношәһәрләрдә социаль тотрыклылыкны саклап кала алабыз. Ярдәмсез моңа ирешү бик авыр булыр иде. Төрле федераль министрлыклар һәм ведомстволар белән озак һәм авыр әңгәмәләр алып барылды, әмма нәкъ менә шул безгә тынычлык һәм тотрыклылыкны, шулай ук эре предприятиеләребезнең алга таба үсешен саклап калырга ярдәм итте", - дип әйтте ТР Президенты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International